Чит илләргә авиарейсларны яңартып җибәрергә җыеналар

“Росавиация”дә БДБ илләре арасында рейсларны яңартып җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Ә аэропорт оешмалары фикеренчә, иң элек Европа тарафына очышларны яңартып җибәрү дөресрәк булачак: чөнки анда COVID-19 чиреннән авыручылар саны БДБ илләрендәгегә караганда кимрәк.

“Росавиация” башлыгы Александр Нерадько “Роспотребнадзор”га һәм Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага БДБ илләре арасында самолет рейсларын яңартып җибәрү үтенече белән хат юллаган, дип хәбәр итә РБК.
Башка илләргә килгәндә, “Росавиация” алар тарафына һава юлын эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә ачарга тәкъдим иткән.

Татьяна Голикова секретариатыннан мәгълүм булганча, чит илләргә самолет рейсларын ачу мәсьәләсе – әлегә хәл итү стадиясендә. “Халыкара самолет рейсларын яңарту турында карар, эпидемиологик хәлләрдән чыгып, Россиянең башка илләр белән үзара килешенүе нигезендә кабул ителәчәк,” – дип белдерелгән аннан.


Фикер өстәү