Коронавируслы авырулар белән эшләүче табибларга психологлар ярдәм күрсәтелә

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, коронавируслы авырулар белән эшләүче госпитальләрдә табибларга психологик ярдәм күрсәтелә.

Бу хакта ул журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. Рухи яктан ярдәмләшү пандемия башланганнан бирле күрсәтелә, дип билгеләп үтте ул.
– Мондый эш пандемиянең беренче көннәреннән үк диярлек алып барыла. Гомумән алганда, хезмәткәрләр шәхси әңгәмәләренең нәтиҗәле булуын билгели. Хәзер күпләр психологлардан башка эшләү шактый проблемалы, диләр, – ди урынбасар.


Коронавируслы авырулар белән эшләүче табибларга психологлар ярдәм күрсәтелә” язмасына фикерләр

  1. Әйбәт хәбәр. кирәкле эш. Хәбәрнең атамасындагы хатаны да төзәтсәгез — тагын да әйбәт була…»психологлар ярдәм күрсәтелә» дигән сүз тезмәсе гади халыкка аңлашылып бетми, » ярдәме күрсәтелә». яисә «ярдәм күрсәтәләр» кирәктер… Тәрҗемәчегезгә игътибарлылык җитмәгән…

Фикер өстәү