Китап тапшыру акциясе башланды

Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” оешмасы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Татарстан: все для фронта, все для Победы! 1941-1945” дигән китап чыгарган. Аңда республикабызда яшәүчеләрнең Бөек Җиңүгә керткән гаять зур өлеше турында бик бай тарихи материал тупланган.

Китапта анализга корылган материаллар белән беррәттән, архив доументлары, плакатлар, афиша, фотосурәтләр, кинохроника кадрлары, фронтовиклар хатлары, сугыш чоры открыткалары урын алган. Анда ветераннарның сугыш елларындагы коточкыч авыр хезмәте турында шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия. Китап иң элек сугышны мәктәп дәреслекләре, гаилә тарихлары, тарихи китаплар һәм кинофильмнар аша гына белүче яшь буынга йөз тотып иҗат ителгән. Истәлек китабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавында бастырып чыгарылган.
Шуны истә тотып, Архив эше буенча дәүләт комитеты 25 июньнән 3 июльгә кадәр китапны район һәм шәһәр китапханәләренә тапшыру буенча акция үткәрә. Акция кысаларында китапны комитет һәм “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” оешмасы җиткчеләре шәхсән үзләре тапшырачак.


Фикер өстәү