Коронавирус йоктырган авырулар белән эшләп вафат булган табиб: «Тектергән ак халатымны киеп булырмы икән дип борчылам»

Бүген Арча районының Яңа Кенәр авылында табиб Дамир Сафин белән хушлаштылар. 65 яшьлек медицина хезмәткәре өч көн элек вафат булган. Ул коронавирус йоктырган авырулар белән эшләгән, үзенең тест нәтиҗәләре дә уңай булган.


Авылдашлары әйтүенчә, Дамир Сафин ноябрьдән бирле больничныйда булган. Табиб онкология авыруыннан җәфаланган. Эшкә дә 6 июнь көнне генә чыккан булган әле. Вирус йоктырып авырый башлагач ук аны Казанга алып киткәннәр.
Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов белән элемтәгә кердек.
– Дамир Нуриевичны әле яңа гына озаттык. Халык бик күп җыелган иде. Һәр кеше дә аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтте. Бер генә кеше дә начар сүз белән искә алмый. Чыннан да бик кешелекле иде. Авыруларны тыңлый, аңлый белүче, һәр кешенең хәленә керергә тырышучы шәп табиб иде. Ачык, матур итеп сөйләшә иде. Безнең һәм күрше-тирә авыллар өчен зур югалту булды бу, – диде ул.
Гомеренең күп өлешен авыруларны дәвалауга багышлаган табибны бөтен кеше бары тик яхшы сүз белән генә искә алды.
– Бик күп кешеләргә игелек күрсәтте ул. Кенәрдә һәм күрше-тирә авылларда аңа мөрәҗәгать итмәгән гаилә булмагандыр. Ул озак еллар баш табиб булып эшләде. Һәр кешене кайгырта иде. Җитди авырулары булса, таныш табиблары белән элемтәгә кереп, кешеләргә ярдәм итеп яшәде. Дамир Нуриевич ул – тирә авылларның кояшы иде. Бүген бөтен кеше аның турында гына сөйли урамда. Тәҗрибәсе, танышлыклары да зур булса да, “әллә кемләнә” белмәде. Табибларның менә шулай китеп барулары бик кызганыч, әлбәттә, – диде безгә район газетасы хәбәрчесе Ильяс Фәттахов. – Минем үземнең дә аңа мөрәҗәгать итәргә туры килгән вакытым булды. Якын кешеләремә ярдәм кирәк иде. Ул чагында да бик зур игътибар күрсәтте Дамир Нуриевич. Аның кебек кешеләр турында “Туганда ук табиб булып туган”, – диләр. Бик хөрмәтле кеше иде.
Хезмәттәшебез фикеренчә, табибларның үлеме халыкны тагын да сагайта, үз-үзебезгә игътибарлы булырга кирәклеге турында кисәтә.
– Әле кайчан гына коронавирус еракта кебек иде. Үзебезгә килеп җиткәненә дә берничә ай узды инде. Әле дә булса чигенергә уйламый. Шуңа күрә барыбыз да сак булыйк, – диде ул.
Хезмәттәшләре әйтүенчә, Дамир Нуриевичнең эш стажы 41 елга тула.
– Иң белемле, иң тәҗрибәле табиб иде ул. Бернидән дә курыкмас олы йөрәкле чын профессионал булды. Хезмәт юлын хирург булып башлаган. Участокка керүче 17 авыл халкына 41 ел буе тугры хезмәт күрсәтте Дамир Нуриевич. Озак вакыт авырганнан соң нибары бер атна чамасы гына эшләп кала алды. Хастаханәдә коронавирус белән авырый торган кешеләрне дәвалады, – ди хезмәттәшләре.
“Соңгы көннәрдә әллә нәрсә сизенгәндәй моңсурак булып йөрсә дә, йөрәгендә эшкә дәрт ташып тора иде аның, – диелгән район газетасында хезмәттәшләре исеменнән басылган некрологта да. – Яраткан эше, бердәм коллектив, туганнардай якын авыл халкы – һәркайсы өчен янып-көеп яшәде. Авырый башлагач әйткән сүзләре бүген дә колакта яңгырый: “Заказга биреп тектергән ак халатымны киеп булырмы икән дип борчылам”… Әнә шул сүзләре күңелне әле дә әрнетә. Ак халатлы Дамир абыйны башка күрмәбез дигән уйдан күзгә яшь тула…”
Дамир Сафинның улы Данил да әтисе юлыннан киткән. Ул Казан төбәкара клиник-диагностика үзәгендә кардиолог булып эшли икән. Кызлары икътисад юлын сайлаган.
Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Мөслим районының үзәк хастаханәсе педиатры Нассер Гассан Нәзимның үлеме турында да хәбәр иткән иде.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү