Башкалада ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чаралар узды

Казанда узган җыелыш һәм тантаналарда Татарстанның узганы һәм киләчәге турында сөйләштеләр. Аларда Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин да катнашты. 

 

Мәдәнияткә ярдәм булачак

Иртән Рөстәм Миңнеханов белән Марат Хөснуллин башкаланың Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәхипгәрәй Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараеның капиталь ремонттан соң ачылу тантанасында катнашты. Әлеге мәдәният учагы 1959 елда ук төзелгән. Ремонт узган елның җәендә башланган иде. 60 ел дәвамында биредә 30 млн тамашачы булып киткән. Марат Хөснуллин бинаны күркәм хәлгә китерерлек мөмкинлек тапкан өчен респуб¬лика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов исә мәдәният сарайларын ремонтлау һәм авыл клубларын төзүнең алга таба да дәвам итәсен, бу эшнең Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырылганын әйтте. «Быел безнең тагын берничә җитди проектыбыз бар. Бу – Алафузов театры, Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният сарае, «Чулпан» мәдәният үзәге һәм башка корылмалар», – диде Татарстан Президенты.
Юллар да, йортлар да булыр
Хөкүмәт Йортында Татарстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Марат Хөснуллин федераль дәрәҗәдә кабул ителгән һәм төзелеш тармагына багышланган карарлар турында сөйләде. Алар административ киртәләрне бетерүгә юнәлтелгән. Әйтик, СНИП, ГОСТларның 30% тирәсе тәкъдим, киңәш рәвешендә булачак. Моннан тыш, Россия Президенты карары нигезендә яңа торак алганда дәүләт ярдәме белән бирелә торган ипотека кредитларының бәясе арттырылган.
Марат Хөснуллин әйтүенчә, Татарстан – «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча илдә лидерларның берсе. Ул «Европа – Көнбатыш Кытай» автоюлы өстенлекле проектларны искә төшерде. Билгеле булганча, аның бер өлеше – Мәскәү – Түбән Новгород – Казан (М12 трассасы) югары тизлекле юл булачак. Татарстан Президенты сүзләренчә, М12 трассасы – стратегик әһәмияткә ия юлларның берсе, ул Екатеринбургка таба китәчәк. Рөстәм Миңнеханов «Европа – Көнбатыш Кытай» проекты кысасында зур күләме эш башкарылганны әйтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук торак төзелеше һәм аларны сафка кертүне иң әһәмиятле бурычларның берсе дип атады. Яңа торакка 6,5 % ипотека ставкасы күп кешегә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Вирус китәр – эш калыр
Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышы узды. «Татарстан – бүген алга киткән төбәк. Социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча лидер. Юллар буенча – беренче өчлектә, торак буенча – беренче урында. Татарстан һәркайда, барлык программаларда алдынгы, – диде Марат Хөснуллин. – Казан һәм башка шәһәрләрнең ничек үсеш алуын күрәбез. Тарихи һәм мәдәни мирас объект¬лары һәм заманча карарларның ничек үрелеп баруын тоябыз. Республика коронавирус пандемиясе каршылыкларын җиңеп бара дип ышанып әйтә алам. Ниндидер чаралар соңгарак күчерелсә дә, аларның үтәләчәгенә шигем юк. Рөстәм Нургалиевичка, аның командасына катлаулы икътисади шартларда да зур эш башкарганнары өчен рәхмәт җиткерәсем килә».
Ул Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча чараларның рес¬публика үсешенә үз өлешен керткәнен билгеләп узды. Чараларның республика тарафыннан мөстәкыйль, федераль казна акчасын җәлеп итмичә диярлек гамәлгә ашырылганын искәртте. «Бу чаралар рес¬публиканың милли, мәдәни үзенчәлекләрен, казанышларын популярлаштырырга ярдәм итәчәк», – диде.
Президент әлеге утырышның республиканың туган көнендә – Ленин Декреты нигезендә ТАССРга хакимият вәкаләтләре бирелгән көнне узуын искәртте. «Без РФ Президенты Владимир Путинга ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Указ чыгарганы өчен рәхмәтлебез, – диде ул. – Быел юбилейга багышланган күптөрле чаралар үткәрелде. Без федераль хакимият органнарына федераль планны гамәлгә ашыруда катнашканнары өчен рәхмәтле. Республиканың гасырлык юбилее бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга, берләшү факторы булды. Оештыру комитеты әгъзалары эше нәтиҗәсендә, барлык чаралар уңышлы узар дип ышанам».
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә Татарстанның үзенең 100 еллыгын бүген аны югары дәрәҗәдә бәяләгәнчә каршы алуы зур казаныш, зур вакыйга булуын искәртте. «Күпме генә милләт яшәсә дә, Татарстанда халыклар дуслыгы сакланды. Бу – бөтен Россиядә, башка милли республикаларда да зур казаныш, нәтиҗә. Бу дуслыкны бәяләргә, кадерен белергә кирәк!» – дип белдерде ул. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, өстәлдә икмәк бар, шулай булгач, башка кыйммәтләргә игътибар бирә башладык. «2010 елда без, яңарышка алынып, тарихи объектларның куәтле фондын булдырдык. Горурлык белән әйтә алабыз: без бу елларда Бөтендөнья мирасы исемлегенә өч объектны кертә алдык. Болар – Казан Кремле, Болгар шәһәре, Зөя утрау-¬шәһәре. Бу объектларны торгызуда бөтен халык катнашты», – диде ул.
Татарстан Министрлар Кабинетының Республика башкарма хакимият органнары – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты (ТатЦИК) оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналы утырышта исә элеккеге җитәкчеләрне искә алдылар. Аларның язмышы үрнәк кенә түгел, сабак алу мөмкинлеген дә бирә.


Фикер өстәү