Авылда көпә-көндез төлкеләр йөри: төлкеләрне нишләтергә?

– Авылда көпә-көндез төлкеләр йөри. Кайвакыт 2-3ләп киләләр. Берәүнең әтәчен буганнар, тавык-чебешләр дә  югала. Без бит чебиләрне төлкегә ашатыр өчен сатып алмыйбыз. Алар балаларга да һөҗүм итәргә мөмкин. Берәр чара күрелерме икән?

Балтач районы, Кили авылы халкы

Балтач районының баш аучысы Айрат  Сабиров:

– Төлкеләр авылга ашарга эзләп килә. Котырган булмаса, алар куркыныч түгел. Котыру чирен булдырмас өчен, район буенча 1800ләп дозада махсус препарат таратылды. Моны елга 2-3 мәртәбә өләшәбез. Алар урман кырыйлары,  полосаларга куела. Районда котыру  чире юк. Сәламәт төлкенең койрыгы күпереп тора. Котыру чире булса, авызыннан селәгәе ага. Төлкене рөхсәтсез атарга ярамый. Районда берничә аучылык оешмасы бар. Алар белән Татарстан биоресурслар дәүләт комитеты арасында килешү төзелгән. Төлкеләргә чара күрербез. Әлеге авыл  буенча җаваплы «Северный» хуҗалыгы егерьларына хәбәр итәрбез.


Авылда көпә-көндез төлкеләр йөри: төлкеләрне нишләтергә?” язмасына фикерләр

  1. Казанда комыклар йори ! Что делать??? Лаврентьева 11 город Казань. Кошмар!

Җавап Отменить ответ