Хәлең ничек, бер кешеле Оштарма?

«Бу-минем туган авыл!» бәйгесенә   

Номинация: «Авыл рухы»

Мин – шәһәр баласы. Нигез тарта дигәннәренә бик төшенеп тә бетмим. Әбием күзендәге сагышны үзем күреп тоймаган булсам, әле дә аңламас идем… Ике ел элек безне, онык-оныкчыкларны, нәсел башы Шәмсулла бабайның йорт нигезен күрсәтергә алып кайттылар. Ул бакыйлыкта инде. Ике улы, дүрт  кызы – үзләре дә күптән әби-бабайлар. Менә шул дүрт «замана әбие» оештырды әлеге онытылмас сәяхәтне.

Җәй уртасы. Кукмара ягына таба иртән үк чыгып киттек. Безгә, бала-чагага, бар да кызык, кая барганыбызны, хәтта авыл исемен дә белмибез. Асфальттан тузанлы юлга күчкәч, машиналар урман буйлатып тәгәрәде дә туктап калды. Авыл башы шушында икән. Төштек. Ялгыз бер йорт тора, тик капкадан чыгучы да, тәрәзәдән генә кызыксынучы да юк. Каршысында – яшел  аланлык. Иң кечеләре, чыр-чу килеп, күбәләк куарга тотынды. Хәтфәдәй чирәмдә ауныйбыз. Рәхәт.

Ә әбиләр… җиргә аяк басуга, яулыкларын төзәтеп куйгандай иттеләр. Аннан, әзерләнгән күчтәнәчләрен алып, сукмак буйлап салмак кына атлап киттеләр. Мин дә кушылырга булдым. Араларында иң яше – минем  әбием. Ул миңа: «Менә шушы инде безнең әтинең туган авылы Югары Оштарма», – дип кенә әйтеп куйды.

Бераздан өч йорт күренде. Икесе буш, умарта тотучылар җәй үткәрергә генә кайта, ди. Ә берсенең капка төбендә безне ике хатын-кыз каршы алды. Монда яшәүче Хәтимә апа белән кунакка кайткан туганы Фәния апа икән.

Ишегалды тулы ромашка чәчәге. Бераз баскычта утырып торганнан соң, эчкә үттек. Бергәләп дога кылдылар. Мин күзәтә бирәм: тәрәзәдә – чигүле  пәрдә, уртадарак – ак мич, түрдә – телевизор, ә тимер карават өстендә ике кесә телефоны ята. Менә сиңа мә, узган гасыр белән бүгенге заман рәттән. Селфи ясый торгач, тагын бер бүлмә кебек урын таптым. Тәрәзә төбендә гөлләр, бәйләм-бәйләм юкә чәчәге, сары мәтрүшкә, кычыткан, ромашка киптерелә, ә түшәм өрлегенә яшел миллек җыеп элгәннәр. Каен себеркесе шулай атала бу якта. Үлән генә димә, яра дәвалаганда да сихәте булган аларның. Сугыш елларында, берничә карават куеп, фронттан кайткан яралылар өчен әлеге агач йортта госпиталь бүлеге ачканнар. Раслаучы рәсми язулары архивта бардыр, анысын Хәтимә апа әйтә алмады, ә менә авылдашларының нәсел җепләрен, кемгә кем туган тиешлесен әле дә исендә тота. Тере тарих бит бу әби!

Башта зиратны әйләнеп кайтырга булдылар.  Юлда Хәтимә апа мәчетне искә төшереп алды. Аны революциядән соң амбарга әйләндермәгәннәр, бер ягы – китапханәгә, ә икенчесе мәктәпкә үзгәртелгән. Зират капкасы яңа гына буяп куйгандай. Өмәләр үтеп тора икән. Шундый традиция саклана: һәр майның соңгы шимбәсендә Казан, Саба, Чаллы, Түбән Кама, Кукмара һәм башка яклардан җыелып кайталар. Каберләрне дә чистарталар.

Монда безнең әбиләрнең әбисе Мәүгыйзә Хәсән кызы ята. Ул 1888 елда туган, туксан яшендә киткән. Рәттән нәселебезнең Хәйрулла, Сибагатулла, Ярмөхәммәт исемле бабалары җирләнгән.

Авыл юк инде. Бар җирне агач һәм куак баскан. Әбием кечкенә чакта җәйгә кайтканда урманнан каен җиләге җыюларын, клубта кино караганын искә төшерде. Идән тулы бала-чага иде, ди. Апалары ике урам булуын, берсе Тукай исемен йөрткәнен дә онытмаган. Кибет торган яктан барып, безнең нигездә туктап калдылар. Каралты- кура урыннары җиргә сеңгән. Әнә анда базлы лапас, тегендә сыер абзары иде, дип карап йөрделәр. Миләш агачларын да төсмерләп алдылар кебек. Өй каршында үскән алар. 1916 елда Шәмсулла бабай туган, күрше авылдан килен төшкән, армиягә, аннан сугышка чыгып киткән һәм яраланып кайткан йорт нигезе менә шул икән.

Сиксән ягына баручы Хәтимә апа хәтереннән саный башлады: сугышка киткән 60 авылдашының яртысы диярлек чит җирдә ятып калган. Кайтканнарны барлый торгач, 33 исемне атап чыкты. Фамилияләре, кем улы булуы да исендә. Безнең Шәмсулла бабай да – исән кайтканнар рәтендә.

Сугыштан соң авылда бала-чага саны артуга бара, 1949 елда халкы 219 кешегә җиткән. Яшисе дә яшисе бит инде! Тик зур авыл булып китә алмый ул. Халкының исәбе 1782 елдан килә. Ул вакытта җанисәп ирләр саныннан алынган: 13 кеше. 2000 ел җанисәбе авылда 10 кеше генә калганын күрсәтә. Халкы кайчан нык кимүгә киткән соң? Җитмешенче елларга туры килүен әйтте. Төп сәбәп: эш юк. Бердәнбер ферма ябылгач, кем кая таралган, күпләр Саба урман хуҗалыгына күчкән. Монда бит башлангыч сыйныфлар гына булган, урта мәктәпне Березнякка йөреп тәмамлаганнар. Балалары белем ала алсын дип, безнекеләр яшь гаилә чагында тимер юл үтүче Кукмарада төпләнгән. Бабайның шул тимер юл  белән бәйле хатирәләрен  балалары әле дә сөйли.

…Армиягә ул авылдан шул станция аша киткән. Хисапчылар курсын бетергән Шәмсулла Хәйруллинны Ерак Көнчыгышка чик сакларга җибәргәннәр. 1938 ел көзеннән 1940 елның азагына кадәр Хәсән утравы заставасында хезмәт итә. Озак та үтми, сугыш. 1941 елның июлендә үк 53 нче минометчылар полкына мобилизацияләнә. Мәскәү якларына таба. 1943 елның мартында кулы каты яралангач, Калинин фронтыннан Чита госпиталенә эвакуациялиләр. Эшелон үтү вакытын күрсәтеп, өенә телеграмма суга ул. Әмма хәбәр авылга берничә көннән соң гына барып ирешә. Якыннары бик өзгәләнә. Хәер, бара алырлар идеме икән, хатын-кызлар иртәдән кичкә кадәр урман кисүгә йөртелгән бит. Кырыс вакытлар. Унбиш чакрымны кышкы суыкта тиз генә әйләнеп үтеп тә булмас иде. 1943 елның августында сугыштан бөтенләйгә кайтуы да шул Кукмара станциясе аша…

Ә Оштармага килгәндә, бүген Хәтимә апа Габидуллина авылда бердәнбер яшәүче санала. Дөрес, 2015 елда ире Фәритне җирләгәннән соң, туганнары бөтенләй ялгыз калдырмый, азык-төлек китереп торалар икән. Ильич лампасы яна, суыткычы эшли. Тик менә чыбыклы телефонны өздергәннәр, ә өй каршында «будка»сы әле дә тора. Баллонлы газ кулланса да, мичен сүтми. Коръән ашына җыелып булганда кунакларын мич бәлеше белән сыйлый алуына куанып яши. Бәрәңгене бакча тутырып утыртмый инде. Кышка туганнарына китә, чөнки кирәк була калса, күрше авылдан фельдшер гел килә алмый.

Үзең күреп сөйләшүгә ни җитә, ди әбием. Ничә буын бабаларыбыз яшәгән урыннарны әйләнеп, авыл турында бердәнбер кешесен тыңлап кайтканнан соң, алган тәэсирне сыйныфташларыма да җиткерәсе килде. Сайтларда Югары Оштарма турында мәгълүмат бик аз. Күргән-ишеткәнне сөйләдем, фәнни конференциядә дә чыгыш ясадым. Тарих белгечләре: «Ни уйлап табар идең нәкъ бу авыл урынында?» – дигән сорау да бирделәр. Авыл туризмы өчен бик туры килә. Бер гасырлык агач йорт тора, урманнарда хәтта Кызыл китапка кертелгән сапсан һәм озын колаклы ябалак та бар диләр.

Бигрәк тә, шул табигать матурлыгының кешесез ятуы белән килешергә теләмәүче һәм истәлекле хатирәләрне, авылның рухын сакларга тырышучы Хәтимә апага сокланып кайттым. Республика буенча ике йөздән артык авылда бары 10 кеше яши икән. Кукмара районында андыйлар алты. Төбәк тарихын өйрәнүче галимнәр китерә әлеге саннарны. Шул санда тукталсын иде.

P.S. Бу юлларны язганда, әбием янымда утырды. Минем лицейда татар теле укыту көчле куелган булса да, әдәби осталыкка өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Әбием кайбер җөмләләремне төзәттерде, Хәтимә апаның шул якка гына хас сүзләрен аңлатып үтте. Тарих  менә шундый гади кешеләр яшәешенә, бабалар нигезен, инде кешесе калмаса да, авыл хатирәсен саклый алучыларга да барып тоташа дип уйлыйм мин – яңа заман баласы.

Минтимер Хафизов,  9 нчы сыйныф укучысы.

Түбән Кама


Фикер өстәү