Керосиннан – Ильич лампаларына:  Казанда беренче утларны  кемнәр кабызган?

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән бергә, быел ил күләмендә тагын бер истәлекле дата билгеләп үтелә. 2020 нче елда Советлар Союзын электрлаштыру буенча дәүләт планы, кыскача ГОЭЛРО документын кабул итүгә 100 ел була. ГОЭЛРО планы 1920 нче елның декабрендә Советларның VIII Бөтенроссия съездында  раслана.  Илнең икътиади үсешендә бу планның нинди зур роль уйнавын  укучыга аңлатып   торырга кирәкмидер.

Татарстанның энергетика системасы бай тарихлы. 1900 елда император Николай II указы белән Казанда Бельгия капиталы белән «Казан шәһәренең газ һәм электр уты» акционерлык җәмгыяте оеша. 1921 елда  ул республика берләшмәсенә әйләнеп, «Татэлектро» исеме белән йөртелә башлый. Берләшмә яшь республиканың электр челтәрләре һәм станцияләре өчен җаваплы була. Берара, төгәлрәге, 1922 елда «Электрогаз» дигән атама белән дә йөри әле ул. Тик бу исем белән дә озак аталырга туры килми. Берләшмәдән газ-бензол заводы аерылып чыгу сәбәпле, шул ук елның җәендә аны «Электротрест»ка алыштыралар.

1923 елда Казан шәһәр советы президиумы, бөтен коммуналь хуҗалык белән идарә итүне бер кулга тапшырып, «Эльводтрам» коммуналь трестын оештыра.  Аның эшчәнлегенә И.И. Брюно, Г.Л. Соколовский, В.А. Вишневский, Ф.Н. Сердинский кебек ул чордагы күренекле инженерлар җәлеп ителә. 1924 елның 11 ноябрендә ТАССР Кече Халык комиссарлары Советы  утырышында «Эльводтрам» берләшмәсен оештыру турында карар кабул ителә. Яңа структура электр станциясе, суүткәргечләр хуҗалыгы һәм трамвай предприятиеләрен берләштерүче оешма буларак таныла. Биредә эшләүче белгечләргә, коммуналь хуҗалык объектларыннан файдалану һәм аларга хезмәт күрсәтүдән тыш, Татарстан шәһәрләрен электрлаштыру бурычы да йөкләнә. Ул чорларда инженерларга гаять дәрәҗәдә зур эш башкарырга туры килә. Алар  электр станцияләрен һәм электр челтәрләрен тикшереп, теге яки бу техник карарлар кабул итү өчен республиканы аркылыга-буйга иңли.

«Эльводтрам» коммуналь трестының абонент хезмәте 1932 елның гыйнварына кадәр электр энергиясен сату, ягъни счетлар язып бирү һәм акча җыю вазифасын үти. Трест электр уты, су белән тәэмин итү һәм трамвай хуҗалыгы эшләренә җитәкчелек итә. Абонент хезмәте составына яңа электр җайланмаларын кабул итү буенча техник-инспекторлар, контролерлар, акча җыю өчен бухгалтерия һәм касса хезмәткәрләре керә. Биредә барлыгы 20 – 30 лап кеше эшли. Ул елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү турындагы законда фатирдан файдаланучыларның ташламаларга ия социаль категорияләре күздә тотыла. Ә менә утка түләү турындагы нигезләмәдә бу каралмаган була. Шуңа күрә  трест тәкъдиме белән  электр энергиясенә яңа социаль тариф кертелә. Фатирларга гадәти тариф бер киловатт/сәгать өчен 20 тиен тәшкил итә. Социаль тариф кертелгәч, хезмәт хаклары 100 сумнан ким булган эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә, шулай ук студентлар – дәүләт стипендиатларына, сугыш инвалидларына һәм пенсионерларга электр уты өчен түләүгә 50 процентлы ташлама ясала.

Трестның остаханә-лаборатория хезмәткәрләренә дә җаваплы эшләр йөкләнгән була. Алар электр счетчикларын  урнаштыра, аларны ремонтлый һәм алыштыра. Энергетиклар исәпләү приборларын кулланучыларга вакытлыча файдалануга биреп тора. Электр һәм су исәпләгечне тикшерүче контролер, җиһаздагы саннарга карап, күпме су һәм электр уты тотылганын ачыклагач, кешегә шунда ук счет язып бирә. Халыкка исә акчаны  «Эльводтрам» кассасына яки аның банктагы счетына түләргә кирәк була.  Электр челтәрләренә тоташырга кирәк булган очракта, гаризаны турыдан-туры төп конторада кабул итәләр. Әлеге хезмәт түләүле була, шулай да бу очракта да халыкка йөз белән борылып, эшне бурычка ягъни кредитка башкару мөмкинлеге карала. 1926 ел башында «Эльводтрам» эшчеләр һәм хезмәткәрләргә электр чыбыкларын сузу һәм урнаштыру өчен 3 айлык кредит алу мөмкинлеген бирә.

Шәһәр советы президиумы яңа йортлар салучы «Красный Химик» кооперативына, үзе төзегән йортларны яктырту челтәренә кертү буенча, «Эльводтрам» белән килешү төзергә тәкъдим итә. Трест шулай ук үз баганаларына радиоалгыч чыбыкларын элүгә рөхсәт бирә, ә кайвакыт моның өчен өлешчә генә түләү ала. Моннан тыш, республикада электр техникасы һәм хуҗалык товарлары кибетләре челтәре  ачыла. Мәсәлән, Казан шәһәренең Зур Проломная (хәзерге Бауман)  урамында электр товарларын   күпләп-ваклап сатучы зур  кибет эшли башлый.

«Эльводтрам»ның үз газетасы да була хәтта. «Наше производство» дигән басма битләрендә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңалыклар яктыртыла.

1926 елда Казандагы хезмәтне фәнни оештыру институты трестның хуҗалык эшчәнлеген үзгәртеп коруы буенча тикшерү үткәрә. Нәтиҗәдә трест хуҗалык исәбенә, икенче төрле әйткәндә үз чыгымнарын үзе каплау нигезенә корылган планлы хуҗалык итү системасына күчерелә. Моны алга китеш дип бәяләргә була, чөнки әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә икътисади мәсьәләләргә, акча табу, коммуналь хуҗалык проблемаларын, аерым алганда, республика халкын электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә  күбрәк игътибар бирелә башлый. Шуннан соң инде трест ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Коммуналь хуҗалык идарәсенең бик зур җәмәгать файдалануы предприятиеләре берләшмәсе статусын ала. Предприятие проектлар һәм сметаларга заказлар алып үти, аларны үзе үк тормышка ашыруга тәкъдим итә. Шул рәвешле «Эльводтрам» тресты 1927 елда Казан шәһәре электр челтәрен даими токтан өч фазалы алмаш токка күчерү буенча гаять зур эш башкара.  Трест, суүткәргечләрнең насос станцияләре нык тузган булуын исәпкә алып, Әки станциясен электрлаштыруга керешә. Шулай итеп, 12 чакрым озынлыкта яңа электр чыбыкларын сузу эшләре башланып китә.

Узган гасырның 20 нче еллары азагында Казан һәм гомумән, бөтен республика бик зур үсеш кичерә. Бу исә яңадан-яңа энергия куәтләрен таләп итә. Яңа абонентларны электр утына тоташтыру туктатыла. Эшчеләр хәбәрчесе Василий Раков бу хәлләрне тасвирлап, болай дип яза: «Мергасов тыкрыгында төзеп куелган бик күркәм яңа йорт әлегә 50 процентка гына яктыртылган. Елга аръягында блоктан эшләнгән йортларда әлегә керосин ягалар».

Шуңа күрә Казанда электр энергиясенең бөтенләй яңа чыганагы – Казан ГРЭСы бик зур темплар белән төзелә башлый, югары көчәнешле электр линияләре булдырыла.  Елга аръягында 35 кВ егәрлектәге беренче подстанция калкып чыга. Кыскасы, республикада энергетика системасын үстерүнең яңа дәвере башлана.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

ГОЭЛРО планы буенча илдә алдагы ун-унбиш ел эчендә 30 яңа электр станциясе төзелергә тиеш була. 1925 нче елда ТАССРның 3 еллыгы исемендәге электр станциясе эшли башлый. Казанда 1 нче ТЭЦ төзелә.

 Беренче бишьеллык елларында Татарстанда район дәрәҗәсендәге 13 электр станциясе төзелә. Бу вакытта инде республикада  электр станцияләренең тулаем егәрлеге 32 мең кВтка җитә. Совет власте энергетика тармагын үстерүне төп бурычларның берсе дип саный.

Казан шәһәренә килгәндә, биредә беренче электр генераторы ГОЭЛРО планына кадәр күпкә алдан 1887 нче елда ук дары заводында урнаштырыла. Ул  биргән электр тогыннан шәһәрдә беренче лампочкалар кабына.

1895 нче елда Казанда Бельгиянең “Газ һәм электр” дигән акционерлык җәмгыяте беренче иҗтимагый электр станциясен эшләтеп җибәрә. Станция аз егәрлекле була һәм аның куәте шәһәр халкы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитеп  бетми. Шулай булса да, Казан революциягә кадәрге Россиядә электр энергиясе белән тәэмин ителгән иң яхшы 10 шәһәр исемлегенә кергән.


Фикер өстәү