Бүген Мамадыш трактында, Казан янындагы Кощаково авылы янында, җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.
«Еду в Татарстан» Телеграм-каналы, шаһитларга сылтама белән, өч кешенең гомере өзелде, дип яза.
Вакыйга урынында төшерелгән видеодан күренгәнчә трассада бөкеләр хасил булган.