Дамир Фәттахов: «Эшсез утырмавыгызны исбатлап торырга кирәк»

Яшьләр тәкъдим итә, өлкәннәр киңәш бирә. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының дүртенче утырышы узды. Ниһаять, онлайн түгел, әмма вазгыять таләп иткән кагыйдәләрне исәпкә алып җыелырга мөмкинлек туды. Яшьләр парламентының чираттагы чакырылышына 100 кешедән 83 кеше җыелды.

Дүртенче чакырылышка җыелган яшьләрне нәрсә борчый? Күбесенең экологиягә бәйле җитди темаларны күтәрүенә «өлкәннәр» дә игътибар итми калмады. Гаилә, тарихи хәтер, мәгариф өлкәсе, кешеләрнең җәнлекләргә карата мөнәсәбәте дә борчый яшьләрне. Көн тәртибенә барлыгы 8 сорау куелган иде.
Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, монда җыелган егет-кызлар республиканың барлык яшьләре исеменнән чыгыш ясап, яшь буынның мәнфәгатьләрен чагылдыра. Ул шулай ук хәзерге катлаулы тормыш шартларында яшьләрдән башка хәйрия, ярдәмләшү эше белән шөгыльләнү мөмкин булмас иде дип тә искәртте.
– Җитди сораулар сайлавыгыз сезнең актив булуыгызны күрсәтә. Сез тәнкыйтьләп кенә калмыйсыз, шундук әзер фикер, тәкъдим белән киләсез. Бу – мөһим, – диде Дамир Фәттахов һәм балалар бакчаларына түләүләр буенча мәсьәләнең дә парламент вәкилләренең ярдәме белән хәл ителүен билгеләп үтте. – Сайлангансыз икән, эшсез утырмавыгызны исбатлап торырга кирәк.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев парламентның яңа составы белән тәүге тапкыр очраша. Яшьләрне азрак тәнкыйтьләп тә алды ул. Ник дигәндә, ил тарихында мөһим булган сәяси вакыйганы фикерләшү өчен тема буларак сайламаганнар.
– Сез – сәяси орган, димәк, берникадәр дәрәҗәдә сәяси мәсьәләләрне дә хәл итәсез. Көн тәртибендә алда көтеләсе Конституциягә кертеләсе төзәтмәләргә тавыш бирү буенча бер ни юк. Андый вакыйгалар еш булмый. Бу үзгәртүләрне актуаль, тормыш үзе таләп иткән дияргә мөмкин. Биредә яшьләрнең катнашуы да мөһим. Конституция – сезнең өчен дә. Анда керәсе үзгәрешләрне алга таба сез гамәлгә ашырачаксыз. Яшьләр парламенты тавышын да ишетәсе килә, – диде депутат.
Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Азат Кашапов яңа составтагы үзгәрешләр, парламентка сайланган әгъзалар, гомумән, тавыш бирү ничек оештырылганы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, сайлау берничә этапта барган, 1 май – 10 июнь аралыгында дәвам иткән. Дебатлар исә хәзерге шартларга яраклашып, онлайн рәвештә оештырылган. Тавыш бирү исә рәсми сайт, Дәүләт органнары порталы, социаль челтәрләрдә барган. Барлыгы 24 гариза кабул иткәннәр, 17 кандидат онлайн дебатта катнашкан. Барлык кандидатлар өчен 13 меңнән артык тавыш биргәннәр. «Шунысы да әһәмиятле: 7 мең 164 тавышны 14 – 30 яшь аралыгындагы кешеләр биргән», – диде Азат Кашапов.
Үз чыгышларында калган катнашучылар пластиктан арыну, калдыкларны аерым җыю, укытучыларга бәйле сорауларны күтәрде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү