Әтиләре суга атып гомере өзелгән малайларны соңгы юлга озаттылар

Кичә, 25 июньдә, Уфада 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Ильяны соңгы юлга озаттылар, дип яза omet-rb.rbsmi.ru. Узган елның 26 октябрендә Артем Мазов, хатыны белән талашканнан соң, уллары – 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Ильяны алып чыгып киткәннән соң, аларны бөтен ил белән эзләгәннәр иде. Тик аларны таба алмадылар.

Аларның исән булуы мөмкинлеге турындагы өметләр дә чәлперәмә килде. Ике малайның да гәүдәләрен бер-бер артлы ике елгадан табып алдылар. Башта бер балыкчы кече малайның мәетенә юлыкты, аннан зурысының гәүдәсе 50 чакрым ераклыкта табылды. Кыш буена суда яткан мәетләрне танырлык булмаган, әниләре генә улларын киемнәре буенча таныган. Криминалистлар фикеренчә, малайларны ниндидер авыр йөк тагып суга ташланган булган.

Суда озак ятканнан бау черегән һәм гәүдәләр йөзеп киткән.
38 яшьлек әти кеше әлегә табылмады. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Әтиләре суга атып гомере өзелгән малайларны соңгы юлга озаттылар” язмасына фикерләр

  1. Ахырзаман килэ, ахрысы… Ата — улны, ул — атаны белми торган вакыт. Куркыныч… кызганыч…

Фикер өстәү