Бу тавыш бирүгә килергә кирәкме, дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Килергә, әлбәттә, һәм фикереңне белдерергә кирәк. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләре бу. Бүген ул үзе дә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде.
– Әгәр дин күзлегеннән карасак, безнең өчен иң олы канун – Коръән. Бусы килешү сыман кабул ителә, – ди Камил хәзрәт. – Ул киләчәгебезгә, балаларыбызга кагыла торган канун, шуңа күрә фикерне әйтүдән читтә калмыйбыз. Ничек тавыш бирү – һәркемнең шәхси эше. Нәтиҗәләр, иншалла, 1 июльдән соң күренер. Дин әһеле буларак, безне гаилә мәсьәләсе кызыксындыра. Гаиләне сакларга кирәк, дип әйтәбез. Ул исә ир белән хатыннан, балалардан торырга тиеш.
Мөфти Пәйгамбәрләр тарихыннан бер хикәятне дә искә төшерде:
– Ибраһим галәйхиссаләмне Нәмрут дигән патша яндырырга теләгән. Шунда бер кырмыска су ташып, утны сүндерергә маташа. Фәрештәләр килеп: “Нишләп тырышасың, барыбер булдыра алмыйсың?” – дип сораган. “Булдыра алмасам да, кыямәт көнендә, Аллаһы Тәгалә каршында бирерлек җавабым булсын дип тырышам”, – дигән кырмыска.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat