Сизәсезме: соңгы көннәрдә нефть бәясе ярыйсы гына күтәрелде бит. Баррель 44 долларга якынлашып килә. Белгечләр, Кытай пандемиягә кадәрге күләмдә ягулык яга, Америка ашкын тизлек белән кризистан чыгып килә, диләр.
Хәер, 44 долларны бер ел элек булса, без түбәнәю дип бәяләр идек. Тик шулай да язгы яктагы кебек «кара алтын»ыңны алган өчен үзеңнән акча сорау кебек түгел инде. Иран, Венесуэла, Ливия кебек «кара алтын» лидерларының бөтенләй диярлек нефть чыгармауларын, Россия һәм Согуд корольлегенең бик нык чикләвен исәпкә алсак, баррель бәясе кризистан чыгу дәрәҗәсендә үк түгел әле.
Трамп бик югары бәяли үз уңышын. Соңгы көннәрдә ул митинг җыйды. «Сезнең керемнәрегез берникадәр түбәнәйде, әмма без барын да кире кайтардык. Фонд базары рекордлар куя. Бездә феноменаль икътисад, безне искиткеч өченче квартал көтә», – дип мактанды ул. Чынлап та, Америкада хәлләр ярыйсы күренә. Эшсезлек буенча пособие сораучылар 11 атна рәттән кими, май аенда ваклап сату сәүдәсе 18 процентка үскән. Трамп киңәшчесе Ларри Кадлоу икенче яртыеллыкта эчке тулай продукт 20 процентка артыр, эшсезлек 10 процентка кимер дип саный. 2021 ел, гомумән, зур уңыш елы булыр дип вәгъдә итә.
Трамп администрациясенең шатлыгын аңларга була. Ноябрьдә сайлау көтелә, Трамп икенче срокка утырып калу өчен җан тартыша. Бәйсез икътисадчылар исә Ак йорт шатлыгын утраклашмыйлар, «иртә шатлану» дип бәялиләр. Әйе, май аенда яңа 2,5 миллион эш урыны барлыкка килгән, әмма 45 миллион америкалы эш югалтты. Боларның барысын да эшле иткәнче байтак тырышасы бар әле. Сәнәгать 1,4 процентка гына күтәрелгән, кризиска кадәрге февральдән ул әле һаман да 15 процентка түбән. Конгрессменнар алдында чыгыш ясаганда, АКШ Үзәк банкы җитәкчесе Пауэлл: «Халык вирусның бетүенә тулысынча ышанмый торып, тулы аякка басу мөмкинлеге бик аз», – диде.
АКШтагы зур күтәрелешнең тагын бер сәбәбе шатлыкны киметә. Бөтен уңыш акча басу хисабына гына бара. Бөлгән компанияләрнең акцияләрен сатып алу өчен, Федераль резерв системасы триллионлаган доллар акча тоты. Чит ил белгечләре моннан бер дә канәгать түгел. Бөлгән зомби-компанияләр барлыкка килде һәм алар бернинди базар көйләвен дә санга сукмыйча, хөкүмәт акчасы хисабына яшиләр. Бу хәл аларны башка илләрдәге көндәшләре янында өстенлекле хәлгә куя. Бу компанияләр берсе дә алган әҗәтләрен кире кайтарып бирә алмаячак. Әҗәтне әҗәт алып каплау гадәте АКШ банкы акча басуны туктатканчыга кадәр генә бара ала. АКШ җитештерүчеләренең мондый өстенлекләреннән башка илләрдә, аеруча Кытайда бер дә риза түгелләр. Хәер, кытайлар үзләре дә, европалылар да АКШ үрнәгенә иярделәр: акча басып узышу дәвам итә. Иртәме-соңмы бу хәл тупикка китерәчәк, моны һәркем аңлый. Әмма хәзергә әле үсеш күзәтелә. Россия өчен бу нефть бәясе күтәрелү рәвешендә табыш бирә.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: mainfun.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat