Олы кешене караучыга күпме түләнә?

Олы яшьтәге кешене караган өчен хөкүмәт акча түли икән. Ничә сум түләнә һәм ул кемнәргә бирелә?

Мәрьям Касыймова, Казан

 Сорауга Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фонды бүлегенең баш белгече Эльмира Якупова җавап бирә.

– Әйе, андый түләү бар. Аның күләме – 1200 сум. Ул акча тәрбияләнүче кешенең пенсиясе белән бергә килә. Компенсация түләве хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүчеләргә беренче группа инвалидны (балачактан инвалидлар керми), 80 яшьне узган әби-бабайны караучыга билгеләнә. Аның өчен караучының ярдәмгә мохтаҗ кеше белән бергә яшәве, баласы, туганы булуы мәҗбүри түгел. Иң мөһиме: кирәкле ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Компенсация түләвен билгеләүне сорап, гаризаны шәхси кабинет яки дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә мөмкин. Шулай ук Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.  Түләү гариза һәм кирәкле документлар тапшырылган айдан соң (әлеге түләүгә рөхсәт ителсә) билгеләнә.  Өлкән кешене караучының иминият стажына ел саен 1,8 пенсия коэффициенты өстәлә. Пенсиягә чыкканда ул баллар исәпкә алыначак. Караучы кеше эшкә чыкса, акча түләү туктатыла. Ул хакта Пенсия фонды бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү