Хәлең ничек, фермер?

«Гаилә фермасы», «Эш башлаучы фермер», «Агростартап» һәм башка төрле дәүләт программалары нигезендә республиканың һәр районында яңадан-яңа фермер хуҗалыклары барлыкка килә. Татарстанда аларның саны 6 меңнән артып китә.

Баштагы елларда күпчелек пай җирләре һәм арендага җир алып үз эшчәнлеген башлаган булса, бүген терлекчелек, кош-корт белән беррәттән, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр дә байтак. Татарстан фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтимеров әйтүенчә, фермерларның төрле кооперативларга берләшеп эшләве тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. «500 мең гектардан артык сөрү җире булган фермер хуҗалыкларында продукция җитештерү күләме соңгы елларда уртача 25 – 30 процентка арта», – ди ул.

Сер түгел, фермер хуҗалыкларының кайберләре әле бүген дә искереп, инде эшләү вакыты чигенең аргы ягына чыккан техника белән эш итәргә мәҗбүр. Иске техниканың чыгымнары да күбрәк, җитештерүчәнлеге дә түбән. Төрле программалар нигезендә шәхси һәм фермер хуҗалыкларның матди нигезен ныгытуга дәүләт бюджетыннан соңгы өч елда 2 миллиард 650 миллион акча бирелгән булса да, асылда үз эшчәнлеген каккан казыктан башлаган фермер хуҗалыкларының барлык проблемаларын уңай хәл итәр өчен дәүләт ярдәмен арттыру комачау итмәс иде.

Һәрхәлдә, авыл хуҗалыгы продукцияләренең яртысыннан артыгын җитештерүче фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәменең нибары 18 – 20 проценты гына бирелүе гадел хәл түгел, билгеле.

Нурлат районының Зирекле авылы фермеры Наил Хәйбуллин хуҗалыгына барып кергәч тә, күңелгә шундый уйлар килә. Гәрчә ул үзе республика җитәкчеләре, район хакимиятенә рәхмәтле. Эшли башлаган көнемнән бирле һәрвакыт ярдәм итеп торалар, ди.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин аны тикмәгә генә «Тәүлегенә 26 сәгать эшләүче фермер» дип йөртмидер. Авыл читендәге җир кишәрлегендә, кем әйтмешли, каккан казыктан башланган хуҗалык хәзер әллә кайлардан ук күренеп тора. Бер мең квадрат метрлы корылма янәшәсендә дистәдән артык трактор, урып-җыю техникасы, тагылма җайланмалар тезелеп тора. Ишегалды тулы кош-корт.

– Тавыкларны иш янына куш булыр дип кенә үрчетә башлаган идем. Хәзер үземә дә кызык булып китте. Айлык кереме бер кредитны каплап барырга җитә, – ди Наил Хәйбуллин.

Озак еллар укытучы, мәктәп директоры, район хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшләгән кешенең ничек итеп фермер булып китүе белән кызыксынам.

– Авылда туып үскәнгәдер, күңелем җиргә тартыла иде. Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин әти-әнигә ияреп бара идем. Әти – терлекчелектә, әни колхозда төрле эшләргә йөрде. Тизрәк үсеп җитеп, аларга ярдәм итү теләге миндә балачактан ук калган. Шуңадыр, районда бик җаваплы эштә эшләсәм дә, күңелем гел кырга тартты, – ди ул.

Бер карасаң, гаҗәп бит. Илле яше тулып узганда, дәрәҗәле эш урынын калдырып, туган авылында 210 гектар җир алып, игенчелек белән шөгыльләнә башла әле! Бу хәлгә башкалар гына түгел, тормыш иптәше Наилә ханым да гаҗәпкә кала. Гомере буе укытучы булып эшләү тәҗрибәседер, иренең әйткән сүзеннән кире кайтмый торган гадәтен белгәнгә күрә генә ризалаша. Һәм һич кенә дә үкенми.

– Игенчелек белән шөгыльләнә башлагач, Наилемә канат куйдылармыни! Иртә-таңнан кичке караңгыга кадәр хуҗалыгында мәш килә. Өйгә кайткач та компьютердан арына алмый. Игенчелектәге һәр яңалыкны үз кырында сынап карамыйча тынычланмый, – ди ул.

– Пар җирен узган ел җиде тапкыр эшкәрттек. Нәтиҗәсе – күз алдыгызда. Бу кырдан гектарыннан 70 центнер уңыш өмет итәбез, – ди фермер.

Ашламаны махсус цистерналарда күл суы белән эретәләр. Аннары вакытын белеп кенә сиптерәләр. Фермер әйтүенчә, башкача эшләгәндә, аның 35 проценты әрәмгә китәргә мөмкин икән.

Җир эшкәртү, чәчү, ашлама кертү, корткычларга каршы көрәш һәм игенчелектәге башка эшләр буенча Нурлат фермеры белмәгән, кулланмаган яңалык юк бугай. Бу эштә аңа улы Алмаз да зур терәк. Ел саен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән егетнең үз сөенече – яңарак кына алтын медаль белән мәктәпне тәмамлаган.

– Хәйбулланыкылар элек-электән танылган игенчеләр булган. Фермерлык белән шөгыльләнә башлагач, элегрәк ничектер моңсу әтием төшкә елмаеп керә башлады. Димәк, бу эшебезне ул да хуплый, – дип сөенә Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Камил Сәгъдәтшин

 

 

 


Фикер өстәү