Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләр кертү турында: «Тәкъдимнәрне хуплыйбыз»

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Казанның 43 нче номерлы тавыш бирү участогына (Жуковский урамы, 18 нче йорт) ул тормыш иптәше Луиза ханым белән килде.

– Сүз хәзер гамәлдә булган Конституциягә керәчәк үзгәрешләр турында бара. Минемчә, бу һәркем өчен дә мөһим булырга тиеш. Шәхсән һәркем өчен һәм гомумән ил өчен. Без дә хатыным белән алдан тавыш бирергә булдык, – диде ул.

Дәүләт Советы җитәкчесе илнең Төп Законына кертеләсе үзгәрешләр буенча Татарстан исеменнән эшче төркемдә дә катнашты.

– Дәүләт җитәкчесе тәкъдиме буенча оешкан әлеге эшче төркемгә Татарстаннан ике кеше керде. Ел башында бик җаваплы эштә катнаштык. Ике көнгә бер Мәскәүдә җыелып, күп кенә мәсьәләләрне карадык. Һәркайсы мөһим. Һәрберсен кирәк дип табабыз. Бәхәсләшүләр күп булды, фикерләр дә, тәкъдимнәр дә төрле иде, – дип уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.  – Тәкъдимнәрне хуплыйбыз. Алар Россияне көчәйтер, халыкка яңа мөмкинлекләр тудырыр. Социаль мәсьәләләр дә, хезмәт, гаиләгә кагылганнары да аз түгел. Хәзер болар Конституция нигезендә теркәлә, гарантия булачак.

Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирү урыннарында «Бердәм Россия» партиясенең күзәтүчеләре дә эшли. Аларның төп максаты – тавыш бирү процессының төгәл, гадел булуын тәэмин итү. «Һәр күзәтүче инструктаж узды, саклык кагыйдәләрен белә», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 25 июньнән башланган тавыш бирүдән күренгәнчә, кешеләр битараф түгел. «Кызыксынып күзәтәбез. Берсе дә битараф түгел. Кичә гомуми тавыш бирүчеләр санының 12 проценттан артыгы үз фикерен белдерергә, әлеге вакыйгада катнашырга килде», – диде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү