Татарстан Президенты Киров өлкәсенә сәфәр кылды

Төп вакыйга – Татарстан Хөкүмәте белән Киров өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев имзалады.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан белән Киров өлкәсен уртак икътисади, гуманитар һәм мәдәни мәнфәгатьләр берләштерә. Хезмәттәшлекнең нигезе – сәүдә-икътисади элемтәләр. Соңгы елларда төбәкара сәүдә әйләнеше 6 миллиард сумга җиткән. Татарстан Киров өлкәсенә йөк автомобильләре, шиннар, нефть продуктлары, пыяла, суыткычлар, азык-төлек һ.б. җибәреп килә.  Ә инде аннан республикабызга агач, бетон эшләнмәләр, аяк киеме, махсус кием-салым  китерелә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге элемтәләр дә үскәннән-үсә.

– Татарстанның дистәләрчә предприятиесе Киров өлкәсендәге партнерлары белән производство кооперациясен һәм сәүдә элемтәләрен үстерә. Без машина төзү комплексы предприятиеләре белән уртак эшне көчәйтергә, сезнең төбәкне сыйфатлы ягулык, химия тармагы продукциясе белән тәэмин итәргә, халык куллану товарларын һәм азык-төлек товарларын җибәрү күләмен арттырырга әзербез, –  диде Татарстан Президенты.

Аның әйтүенчә, гуманитар һәм мәдәни элемтәләрне аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк. Татарстан вузларында Киров өлкәсеннән 1400ләп студент белем ала. Моннан тыш өлкәдә 36,5 мең татар яши. Ел саен Киров, Малмыж, Вятские Поляны шәһәрләрендә һәм татарлар яши торган башка урыннарда Сабантуйлар үткәрелә. Рөстәм Миңнеханов төбәктә яшәүче татарларның мәдәниятен саклау мәсьәләләрендә ярдәм иткән өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Игорь Васильев, фәнни-техник һәм мәгариф өлкәләрендәге төбәкара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын искәртте. Ул шулай ук төзелеш һәм спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекне актив төстә үстерергә тәкъдим итте. «Үзара хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Килешүнең аларга яңа этәргеч бирәсенә ышанам», – дип басым ясап әйтте ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Васильев Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендә 311 нче укчылар дивизиясе сугышчыларына мемориал ачуда да катнаштылар. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге дивизия Киров өлкәсендә оештырылган. Аның составында Татарстан кешеләре дә булган. Дивизия Ленинград оборонасында, илебезне һәм башка дәүләтләрне фашист илбасарларыннан азат итүдә, Берлин операциясендә катнашкан.

Мемориалда Советлар Союзы Геройлары – дивизия командиры Борис Александрович Владимиров һәм 1069 нчы укчы полк командиры – Татарстанның Саба районында туып үскән Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин бюстлары да бар. «Зәки Хәбибуллин – безнең якташыбыз. Мондый кешеләр һәрвакыт безнең өчен үрнәк булды. Бу һәйкәлне урнаштыруда катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты әйтүенчә, бүген кайберәүләр СССРның һәм Кызыл Армиянең Икенче Бөтендөнья сугышындагы ролен киметеп күрсәтергә тырыша.

– Безнең каһарманнарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны тәрбияләү генә безгә тарихи хәтерне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, – диде ул. – Россия Президенты Владимир Путин бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирә. Фронтта һәлак булганнарны, җиңү яулаган ветераннарны һәрвакыт искә алырга тиешбез.


Фикер өстәү