Алар – район горурлыгы

Зәйдә  хезмәт алдынгыларын әнә шулай зурладылар. Кыр батыры булып танылган Пусташит авылы тракторчысы Илшат Мәүлетдинов өенә өр-яңа машинада кайтып китте. Икенче автомобиль –  тиздән 80 яше  тулачак агроном  Раиф абый Вәлиевнеке булачак. «ВТ» хәбәрчесе  Зәйдән җир кешесенә булган мөнәсәбәтне белеп кайтты.

40 көн уразаның бер көн Гаете

– Моңа кадәр бүләкләү тантанасын Сабантуйларда  үткәрә  торган идек. Анда  ел саен 250 – 270ләп  авыл алдынгыларын чакырдык. Быел бу афәт нәтиҗә ясауга үзгәрешләр кертте. Районның дүрт почмагында – дүрт авылның мәдәният йортында  иң хезмәт сөючән райондашларыбызны бүләклибез. Монда көрәшчеләрне дә чакырдык,  аларны да тәбриклибез. Татар халкының яшәешен ат, көрәштән  башка күз алдына китереп булмый. Соңгы елларда  Зәй көрәшчеләре республикада алдынгылары рәтенә чыкты. Алар – республикада узган иң саллы  бәйге җиңүчеләре. Тормыш  ул – көрәш. Анда җиңелергә ярамый, – диде бүләкләү тантаналарында катнашкан Зәй районы башлыгы Разиф  Кәримов.

Район башлыгы бу урында Беренче Президент сүзләрен дә  искә төшерде.

– Безгә, яшь җитәкчеләр каршында Минтимер Шәрипович, дәүләтнең куәтен авыл кешесе ясый, амбарыңда – икмәгең, абзарыңда малың булмаса, нинди ил турында  сүз алып барырга мөмкин, дип әйтә иде. Республикада авыл тармагына мөнәсәбәт һәрвакыт  зур булды. Хакимият башлыгы буларак, бу сәясәтне районда алып барабыз, – диде ул. – Язгы кыр эшләре генә түгел, берничә төр юнәлеш буенча йомгак ясыйбыз. Шөкер, пандемия вакытында   авыл хуҗалыгы тармагында бернинди тоткарлыклар да булмады. Бер генә кеше дә эшкә чыкмыйм дип киреләнмәде. Язгы чәчү 45 мең гектарда башкарылды, 25 мең гектар мәйданда көзге бодай һәм күпьеллык үләннәр эшкәртелде. Иртә яз уҗым культураларын тәрбияләүдән башланса, терлек азыгы, чөгендерне дә узган елгы күләмдә утырттык. Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамладык. Бүген кырларда икмәк күкрәп үсә. Күккә карап кына утырмыйбыз, көн саен иген турында сөйләшәбез. Вакытында техника ремонтлана, ашламасы кайтып тора. Ашлама кертү буенча Зәй районы беренче урында бара. Иң зур биологизация дә бездә башкарыла. Ел саен 10 мең гектарга якын җирдә горчица  үстереп, аны җиргә кертәбез. Терлекчелек буенча да район –  беренче унлыкта. Әгәр сез тырышып эшләмәсәгез, боларның берсе дә булмас иде. Бергә булсак, уңыш та булачак. «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә, белгечләренә дә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

«Идеаль агроном  Раиф абый кебек була»

Зәй җитәкчеләре алдынгы чөгендер үстерүчеләр, механизаторлар, сыер савучылар һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән мактанса, гади хезмәт ияләре, бездә җир кешесенең кадерен беләләр, дип сөенә. Хезмәт кешесенә шуннан да зуррак нәрсә  була алмыйдыр ул. Хезмәтенә игътибар булмаса, Түбән Лоҗы авылында яшәүче Раиф абый  сигезенче дистәдә дә эшләп йөрер идемени? Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев  аны, солдат кебек әле ул, ди. Идеаль агроном дип  мактый. Көзге бодай, арпа, чөгендер буенча да иң яхшы басулар – аныкы. Комиссиясе әгъзалары  басуларга чыккан саен аның эшенә  шакката. Аны тиздән «Фидакарь хезмәте өчен» медале һәм «Рено Дастер» машинасы белән бүләкләячәкләр.

Иртән басуга чыгып киткән Раиф абый өенә кич кенә кайтып керә. Эштән туктарга  җыенмый әле ул. 40 ел  тәҗрибәсе булган агроном бу эшнең бар нечкәлекләрен белә. Элеккеге «Алга» колхозында баш агроном булып эшләсә, «Агрокөч»кә күчкәч, әйдәп баручысы агроном вазифасын үти.

– Агроном бөтен нәрсәне дә вакытында эшләргә тиеш. Уңышның сере күп төрле технологияләргә бәйле. Үзебезнең бүлекчәдә башта чәчү әйләнешен өйрәндек. Эшкәртү технологияләрен җиренә җиткереп үтибез. Җитәкчеләр ашламалар, кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Хуҗалыгыбыз бик оешкан. Игеннәр дә  сокланырлык. Хәзер дым булса, бик яхшы, яңгыр көтәбез. Табигать куркынычы булмаса, уңыш яхшы булыр дип фаразлыйм, – ди ул.

Искесе белән – эшкә, яңасында…

– Җирне яратмасаң, тракторчы булып эшләп булмый. Бу эштә инде – 30 еллап. Ел саен  чәчү, тырма эшендә катнашам. Иртән сәгать 5тә  штурвал артында инде мин. Мондый зур уңышка беренче мәртәбә ирешүем. Машина  – минем өчен көтелмәгән бүләк. Зәйдә хезмәт кешесенең хезмәтен күрә беләләр. Бу мөнәсәбәт бигрәк  тә район башлыгы булып Разиф Кәримов килгәч сизелә башлады. Ул  алтынчы ел  кыр батырларын машина белән бүләкли. Хезмәт хакларыбыз да яхшы. Машинада үзем йөриячәкмен. Искесе белән эшкә барсам, яңасын саклап кына тотачакмын,  – ди 2020 елның кыр батыры.

Чарада катнашкан Зәй районы башкарма комитеты  җитәкчесе Илнар Хафизов,  һәр эш лаеклы дәрәҗәдә бәяләнергә тиеш, диде.

– Кешене хезмәт бизи, ә безнең районның бизәге һәм горурлыгы – ул хезмәт сөючән халкы. Берничә буын зәйлеләр көче белән район сәнәгатенә ныклы нигез  салынды. Алар көче белән без республикада социаль-икътисади үсеш буенча алдынгылар исемлегендә саналабыз. Бездә шундый күркәм гадәт бар: нинди генә тармак булуына карамастан, югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә районнан хөрмәт күрсәтелә. Хезмәт кешесе үзенең бәясен, дәрәҗәсен тоярга тиеш, – диде ул.

Авылны кем үзгәртә?

Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гильманов та, бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм, дип сөенә. Баксаң, «Зәй агрофирмасы» егетләре чәчү буенча беренче урынны алган икән. Аларга премияләрне, мактау кәгазьләрен  Югары Шепкә авылында тапшырдылар.  Аксар  җирлеге районда  иң зур җирлек булып санала. Монда  7 авыл керә, 1600дән артык кеше яши.

– Безгә соңгы елларда программалар  буенча  200 миллионга якын  инвестиция керде. Бу акча юл төзү, су канализацияләрен төзекләндерү, клуб, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм башка өлкәләргә тотылды. Бу программалар үзләре генә килми. Моның өчен  район башлыгы Разиф Кәримовка, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизовка рәхмәтебез зур, – диде Юрий Гильманов

.

Программалар димәктән, район башлыгы да, программа эшләмәгән бер генә авыл җирлеге дә юк, диде. Соңгы  биш елда районда барлыгы 230дан артык  социаль объект төзекләндерелгән. Авылның социаль тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән 40тан артык программа өчен  ул Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.

Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов та,  авылга игътибар елдан-ел арта, ди. Монда 800дән артык кеше яши. Авылда сөт комплексында 30лап кеше эшли. Парк сакланган. Мәктәп-бакча бар. Республика программасы нигезендә клуб төзекләндерелгән.  Балалар күп булмаса да, туып тора икән.

– Авылда эшлим дигән кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар. Шәһәргә барып эшләргә теләүчеләргә юллар яхшы. Авылларда суган, кыяр, помидор, чәчәк үстерүчеләрне күрергә мөмкин.

– Һәр хуҗалыкта каз-үрдәген, терлеген асрыйлар. Бер хуҗалык 70тән артык сыер тота. Сөтне 22 сумнан җыялар. Авылда тормыш начар түгел, – ди Дамир әфәнде.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү