Васил Шәйхразыев: Үз ихтыярыңны белдерергә кирәк

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дәвам итә. Бүген ТР Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тавыш бирү өчен гаиләсе белән башкалабыздагы 3нче гимназиядә урнашкан 54нче сайлау участогына барды.

Сайлап чыкканнан соң, Васил Шәйхразыев журналистларга әлеге илкүләм вакыйганың ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген бәян итте.

– Без, Татар конгрессы, илдә яшәгән барча милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, бу чарадан читтә калмаска, сайлау участокларына барып үз ихтыярыбызны белдерергә чакырдык. Соңгы халык санын исәпкә алу вакытында татарның илдә икенче халык булуы кабат расланды. Бу юлы да икенчелекне сакларбыз дип уйлыйм. Әле бу көннәрдә тантаналы вакыйганы – ТАССР төзелүнең йөз еллыгын билгеләп үтәбез. Тантаналы чаралар ел буе дәвам итәчәк. Соңгы арада кабул ителгән документларга караганда, Коституциягә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр инде тормышка ашырыла да башлады. Бүген киләчәгебезнең нигезе салына. Шуңа күрә һәркем, сайлау участогына килеп, үз ихтыярын белдерсен иде. Без бүген сайлау участогына хатыным, оныгым белән килдек. Бу төзәтмә-үзгәртүләрнең нәтиҗәсен киләчәк буыннарыбыз тагын да ныграк сизәчәк, күрәчәк. Менә сайлау кәгазьләре ике дәүләт телендә дә басылган. Киләчәктә дә милли телләргә шушындый игътибар булсын иде. Киләчәктә дә милли телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә язсын, – дип сөйләде ул.

Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү