Шашлык өчен иң тәмле 2 маринад РЕЦЕПТЫ

1 ысул. Шашлык өчен итне кисәкләргә турарга. Суганны түгәрәкләп кисәргә, яшел тәмләткечләрне (укроп, петрушка) вакларга. Кивины вак итеп турарга яисә эре угычтан уарга. Барысын бергә кушып, ит белән болгатырга. Тоз, борыч, тәмләткечләр өстәргә. 1 сәгать көтәргә.

2 ысул. 1 кг иткә 2 кг цитрус җиләк-җимешләр (лимон, әфлисун, грейпфрут) кирәк булачак. Иткә тмин, кинза, петрушка турап өстәргә була. Маринадка майонез, тәмләткечләр, суган өстәргә онытмагыз. Боларны кушып әзерләнгән маринадта итне 6 сәгать тотарга кирәк.


Фикер өстәү