Футболга битлек киеп барасымы?

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, бүген узачак «Рубин-Локомотив» матчына барырга планлаштырган җанатарларга битлек кию мәҗбүри түгел. Бу хакта ул матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, стадионда махсус контроль булмаячак. Матчларны уздыру федераль дәрәҗәдә рөхсәт ителгән. Иң төп таләп булып социаль дистанция һәм стадионның тамашачылар белән тулылыгы 10 проценттан артмаска тиеш.

— Битлек кию мәҗбүри түгел, — диде Авдонина.


Фикер өстәү