Татарстанда тавыш бирүгә бәйле хокук бозу очраклары турында сөйләделәр

Татарстанда 2800дән артык сайлау участогы бар. Шуларның һәрберсендә “Чиста сайлаулар өчен” корпусының республикабыз буенча вәкилләре эшли. Мәгълүм булганча, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 25 июнь көнне башланды. “Чиста сайлаулар өчен” корпусы лекторы Тимур Какохо белән корпусның төбәк координаторы Павел Соломонов “Татар-информ” агентлыгында, журналистлар белән очрашып, узган ике көндә сайлауның ничегрәк узганлыгы хакында сөйләде.

– Тавыш бирү тыныч, ипле бара. Хокук бозулар күзәтелми. Шушы вакыт эчендә төрле чыганаклардан – социаль челтәрләрдән, телефоннан ике меңнән артык уңай хәбәр алынды. Аларның 41е – видеосюжет, 850се – фотография, 484е – телдән, 600дән артыгы язмача хәбәр. 14 хәбәр – татарча, – дип башлады сүзен Павел Соломонов.

– Ике көн эчендә бернинди шикаятьләр булмады. Дөрес, ике участоктан, журналистларга һөнәри бурычларын үтәргә комачаулыйлар, дигән хәбәр килгән иде. Без аларны урынга барып тикшердек. Бу хәбәрләр расланмады. Беренче очракта журналист пирчәткә кимәгән булган. Ул үзенең кайсы мәгълүмат чарасыннан килүен дә әйтмәгән. Табигый, журналист сайлау эшчәнлеген яктыртуга килүгә участок җитәкчесенә таныклыгын күрсәтергә, битлек һәм пирчәткә кигән булырга тиеш. Шуңа күрә бу очракны комачаулау дип бәяләп булмый. Күрәсең, ул беркайда да теркәлмәгән. Икенче очракта, сайлау әрҗәсе нишләп мөһерләнмәгән, дип дәгъва белдергәннәр. Тик әлеге әрҗә сайлау уздырылучы бүлмәдә түгел, күрше, техник хезмәт күрсәтү бүлмәсендә булган. Билгеле, килә алмаучыларның өйләренә барып сайлатырга туры килгәндә, әрҗә тиешенчә мөһерләнгән булырга тиеш, – дип дәвам итте сүзне Тимур Какохо.

Журналистлар алардан, ялган хәбәрләр булмадымы, сайлау участогы иртәнге сигездән кичке сигезгә хәтле эшләгәч, сайлауны оештыручылар ничек туклана, 1 июльдә бюльлетеньнәрне санаганда журналистлар катнаша аламы, дип сорашты. Әлегә бер ялган хәбәр дә теркәлмәгән. “Без инде ашау-эчү мәсьәсенә катнаша алмыйбыз. Өйдән ашарга алып киләләрме, кайтып ашыйлармы – әйтә алмыйбыз. Мондый эш оештыручылар карамагында. Алмашлап ашап килеп була ич. Инде 1 июльдә бюльлетеньнәрне ачып санаганда журналистлар катнаша ала. Тик алар эш барышына комачауламаска, сайлау участогы җитәкчеләре белән ничек карап-күзәтеп торачакларын килештерергә тиеш”, – дип җаваплады тавыш бирү чиста үтсен дип кайгыртып йөрүчеләр.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү