Чаллыда көчле җилдә төзелеш краны ауганын видеога төшереп алганнар. Видеоязманы «Татар-информ»га бу хәлнең шаһитләре җибәрде.
Видеодан күренгәнчә, көчле җилдә кран җиргә һәм якын-тирәдәге гаражлар өстенә барып төшә.
Гадәттән тыш хәл «Ралли» гаражлар ширкәте тирәсендә булган дип фаразлана.
Хәзерге вакытта урында авария хезмәтләре эшли.