«Гасыр музеен сайла» дип аталган яңа тавыш бирү башлана

ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтта «Гасыр музеен сайла» дип аталган тавыш бирү башлана. Бу хакта сайтта хәбәр ителә.

ТАССРның 100 еллыгы сайтында үзегезнең иң яраткан музей өчен тавыш биреп була.

«Нәтиҗәләр Татарстан Республикасы көне алдыннан 30 августта ясалачак. Җиңүче музейлар истәлекле бүләкләр белән һәм ТАССРның 100 еллыгы символикасы белән бүләкләнәчәк. Иң мөһиме — аларда яңа килүчеләр саны артыр, һәм, бәлки, яңа проектлар өчен идеяләр дә булыр», диелә бу хәбәрдә.

 


Фикер өстәү