Владимир Путин коронавируска тестны никадәр еш тапшыра?

Россия Президенты Владимир Путин коронавируска тестларны өч-дүрт көнгә бер тапкыр тапшыруын һәм аларның барысы да тискәре булуын сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Даими рәвештә, өч-дүрт көнгә бер тапкыр», — диде Путин «Россия 1» телеканалы эфирындагы интервьюда.

Нәтиҗәләре тискәреме, дигән сорауга президент: «Аллаһка шөкер, әйе», — дип белдерде.

 


Фикер өстәү