Күпме ашасаң да тазартмый: төче чияне ничек дөрес сайларга?

Моннан 10 мең ел элек авыз итеп карыйлар бу җимешне. Хәзер дә яраталар: җәй җиттеме, бар кеше шуны сатып алып, вакыты узганчы, ашап калырга ашыга. Төче чия (черешня) сайлаганда ничек ялгышмаска? Иң сусылы һәм иң баллысы нинди? Кышлыкка аны саклап буламы? «Серле сандык» укучыларына шулар хакында аңлатабыз.

Җимешнең файдасы һәм зыяны

Төче чия шикәр, органик кислоталарга, витаминнарга һәм минералларга бай. Ул сезгә кан басымын киметергә, капиллярларны ныгытырга, кан составын яхшыртырга, организмдагы токсиннардан котылырга, холестеринны көйләргә ярдәм итәчәк. Төче чия баллы булганга күрә, ул организмга туклык хисе бирәчәк. Өстәвенә, анда калория бик аз: фигура бозылыр дип курыкмыйча, бу чияне теләсә күпме ашарга мөмкин. 100 грамм төче чиядә 50 кКал, 1,1 грамм аксым, 0,4 грамм май һәм 11,5 грамм углевод бар.

Төче чияне аллергиядән, шикәр диабетыннан интегүчеләргә ашарга ярамый. Бигрәк тә кечкенә балаларда аллергик реакцияләр барлыкка килү ихтимал.

Ничек сайларга?

Шушы арада Россиянең сыйфатны бәяләү системасы черешняны дөрес сайлау һәм сатып алганда алданмау өчен киңәшләрен тәкъдим итте.

Иң элек сабагына игътибар итәргә кирәк. Аның төсе аеруча мөһим. Әгәр алар коңгырт төскә кергән, кипкән булса, әлеге чия инде озак сакланган дигәнне аңлата. Димәк, төче чия сез теләгәнчә сусыл түгел. Яшел сабаклысына өстенлек бирергә кирәк.

Төче чиянең зурлыгы аның тәменә тәэсир итми икән. Төсе дә җимешнең өлгергәнлеген күрсәтә торган билге саналмый. Шулай да карарак чия баллырак була дигән фикер бар.

Җимешләр кипкән яисә куырылган, бәрелгән, ярылган булмасын. Черек исе килеп торган, юеш, гөмбәчекләр оялаган чияне дә аласы түгел. Бер савыттагы җимешләрнең берсендә генә булса да шундый билгеләр бар икән, бу башкаларына да зыян китерәчәк.

Төче чияне сезоны кызган вакытта сатып алып калыгыз (май азагы – июль ае).

Иң тәмле 4 төре

«Берекет». Әлеге сорт 19 гасырда ук барлыкка килә. Кышка чыдам, коры һава торышына да түзә, төрле авыру һәм корткычлардан да курыкмый. Мул уңыш бирә. Бу төр чиянең җимешләре кара-кызыл була, бик йомшак.

«Горянка». Бу сортны узган гасырда уйлап табалар. Тотрыклы үсә, корылыкка һәм салкынга чыдам була ул. Җимешләре куе кызыл (бордовый) төскә кереп үсә, сусыл һәм баллы.

«Тютчевка». Кечкенә генә куаклар бик мул уңыш бирергә сәләтле. Бу төр төче чиядән компотлар тәмле була.

«Долорес». Тәмлетамакларның иң яраткан төре. Әлеге чияне кәнфит белән дә тиңлиләр. Аның хуш исе дә бар.

Кышка ничек сакларга?

Әгәр сез бу татлы җимешнең барлык витаминнарын саклап калырга телисез икән, аны катырырга кирәк. Кайнатма, компот әзерләп, аның файдалы үзлекләре югалачак кына. Төче чияне катыру өчен, аны игътибар белән сайларга кирәк: бары тик тулы, тыгыз җиләкләрне генә кышка саклап калырга мөмкин булачак. Чия өлгергән булырга тиеш.

1 ысул. Чияне юыгыз, киптерегез, төшен алыгыз. Яшелчә турый торган тактага тезегез дә, якынча 3 сәгать буе туңдыргычта тотыгыз. Шуннан соң чияләрне туңдыргычтан алып, өстенә шикәр комы сибегез һәм тагын бер катлам чия тезегез. Кабат туңдыргычка куегыз. Бер килограмм төче чия өчен 200 грамм шикәр комы җитә.

2 ысул. Чияләрне юыгыз, төшен алыгыз. 1:1 исәбеннән су һәм шикәр комы белән сироп ясагыз. Суынгач, пластик контейнерның 2/3 өлешен төче чия, калган өлешен сироп белән тутырып, туңдыргычка куегыз.

3 ысул. Кышка чияне боламык рәвешенә китереп тә сакларга була. Шул рәвешле аны эчлек, соус, баллы десерт буларак кулланырга мөмкин. Башка җиләк-җимешләр белән катнаштырырга да була. Төче чияне юыгыз, төшләрен алыгыз, блендер ярдәмендә изегез. Шикәр комы һәм лимон согы өстәгез. Измәне контейнер яисә башка төрле савытларга тутырып, катырырга куегыз.

  • Бу кызык!

Нигездә төче чия агачы 10 м биеклеккә кадәр үсә, әмма еш кына 30 метрлы агачлар да очрый.

Төче чияне бал кортлары да үз итә. Бер гектарда үскән чиядән 30 – 35 кг серкә җыярга мөмкин.

Төче чияне халыкта «кош чиясе» дип атыйлар. Аның җимешләре күп кенә кошлар өчен чын тәм-том булып санала.

Төче чияне спортчылар да яратып ашый. Ул тиз арада көчне арттырырга, интенсив күнегүләрдән соң мускулларның авыртуын киметергә булыша.

 


Фикер өстәү