Бөек Ватан сугышына юл ачкан ике хәлиткеч сәбәп

     Хәтер көне һәм моннан 75 ел элек Җиңү парады үткәрелгән дата календарьда янәшә үк торалар. Бу атнада әлеге истәлекле даталар билгеләп үтелеп кенә калмады, 24 июнь көнне Кызыл мәйданда ветераннар һәм ил җитәкчеләре каршында купшы хәрби парад та узды.

Сугышлар, сугыш белән бәйле истәлекле көннәр календарьда гомумән булмасын иде дә бит, тик нишлисең, алар бар. Кешелек тарихы – сугышлар тарихы. Сугыш дигән гарасатны һәрчак сәясәтче җитәкчеләр, дәүләт башлыклары башлый да, гади халык туп ите рәвешендә шул иттарткычка илтеп тыгыла. «Дәүләт мәнфәгатьләре кеше мәнфәгатьләреннән өстен, дип игълан ителгән икән, сугыш инде башланган дияргә дә мөмкин». Бу – урыс акыл ияләренең берсе Николай Бердяев билгеләмәсе. Чынлап та, кеше дәүләт өчен, ул дәүләтнең кечкенә бер шөребе булганда, канкоеш теләсә кайчан оештырылырга мөмкин. Ә дәүләт халыкка хезмәттә торып, власть гражданнар, аларның ихтыяҗы, хокуклары дип яшәгәндә, сугыш ихтималы кечерәя, хәтта бетә.

Бер уйлаганда, гаҗәп инде, 10 млн хәрбинең, 11 млн тыныч гражданнарның башын ашаган, кешелеккә олы тетрәнүләр китергән Беренче бөтендөнья сугышы тынып, нибары ике дистә ел узуга кешелек өстенә яңа фаҗига – күпкә хәтәр Икенче дөнья сугышы ябырыла. Гитлерның планнарын, Германиянең милитаристик рельсларга баскан икътисадын, сугыш сулышын күрше дәүләтләрнең җитәкчеләре, Англия белән Франция, СССР сизмәгән, белмәгәнме, әллә безне читләтеп узар дип, күрмәмешкә салышканмы? Бит 1919 елгы Версаль килешүе нигезендә, Германиянең авыр корал коярга, армияне ишәйтергә бөтенләй хакы булмаган. Тынычлык тәэмин итәргә тиешле Килешүнең тупас бозылуына ничек юл куелган, мөмкинлекләр ник файдаланылмаган соң?

Сансызлык, ваемсызлык – алда саналган илләр сайлаган юлны шулай дип атап буладыр. Коралдан азат Рейн зонасына – Франция чигенә гаскәр кертүгә үк (1936 ел), Гитлер әле көчсез чакта, фюрерның маңгаена сугасы урында, 1939 елдан бомбага тотыла башлаячак Англия, 1940 елда оккупацияләнәчәк Франция – икесе дә күзәтче ролен сайлый. «Халыклар атасы» аларны да уздыра: Гитлерның коралга үрелүен күрә торып, Германиягә булышу, аның хәрби куәтен арттыру юлына баса. Соңыннан танк армияләре белән СССРга кергән генерал Гудрианның Казанда, танк училищесында укып йөргәнен, училище полигонында немец танклары сынау узганын беләбез. Липецкида исә ике илнең уртак авиация мәктәбе эшләгән (люфтваффе фельдмаршалларының берсе – Шперле дигән фашист нәкъ шунда белемен арттырып йөргән). Саратовтан ерак түгел немецларның олы хәрби химия лабораториясе булганлыгы мәгълүм. Ә инде эшелонлап Германиягә куылган нефть һәм нефть продуктлары, төрледән-төрле металл турында әйткән дә юк. Гадәти корыч һәм чуен, кушылма металлар – марганец, хром, башкасы төялгән соңгы составның чикне 1941 елның 21 июнендә узуы да сер түгел.

Ә хәзер Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышына юл ачкан, дөньяны глобаль кан-коешка этәргән ике хәлиткеч сәбәпне атыйк. Аның беренчесе – Англия, Франция, Италия лидерлары Гитлерга биргән хәер-фатиха – 1938 елгы хурлыклы Мюнхен килешүе – Чехословакияне Германия астына ташлау. Икенчесе – 1939 елгы Молотов – Риббентроп пакты (яшерен протоколлары белән бергә). Пакт нигезендә Польшаны гына түгел, Европаны да алдан бүлешеп кую. Шашкан фюрерның кулын тулысынча чишкән, Көнбатыш даирәләре һәм СССР кылган гафу ителмәслек төп сансызлыклар шушы.

Фюрерга карт-бланш биргән шушы ике олы хатага бүгенге бәя турында да әйтү кирәктер. Мюнхен килешүе Көнбатыш лидерлары тарафыннан бүген бертавыштан җинаятьчел гамәл, дип билгеләнсә, Молотов – Риббентроп пакты – СССР иблиснең үзе белән төзегән килешү Россия рәсми даирәләре тарафыннан әле дә булса аклана. Имеш, ул сугыш башын ерагайту, вакыт оту өчен кирәк булган. Пактның яшерен протоколлары нигезендә СССРның бәйсез Балтыйк буе илләрен үзенә кушуы, Бессарабиягә, Буковинага керү, Финляндия белән безгә зур югалтулар китергән сугыш хакында исә ләм-мим. Вакыт оту дигәннән, фашист Германиясе дә ул ике елда һич тә тик ятмый, алар да тулы хутка сугышка әзерләнә, сугыша. Хәрби техниканы күпләп җитештерү – бер хәл, немецлар үзләре алып барган кампанияләрдә – Франция, Бельгия, Нидерланд кебек илләрне, Төньяк Европаны буйсындырганда сугышчан тәҗрибә дә туплый. Вермахт 1941 елның июненә Европада иң әзерлекле, иң сугышчан армия булып җитешә. Гитлер армияләре көнбатыш фронтларда алган төп сабак – сан белән түгел, сыйфат белән сугышу. Соңыннан кеше ресурсы чамасыз зур Советлар Союзы белән сугыш башлангач, андый тактика аларга бик ярап куя. Мобилизациягә тартылганнар саны буенча Германия СССРга якынлашкан – алман халкы ишлерәк булган тәкъдирдә сугыш азагын, аның ни белән бетәсен күз алдына китерү дә кыен. 1941 елның июнендәге безнең танк, самолетлар, туплар саны буенча  өстенлекнең берни бирмәве дә хәзер бөтенебезгә мәгълүм…

«Сугыш – бер-берсен белгән дәүләт җитәкчеләренең даны, дәрәҗәсе һәм кирәклеге дип, бер-берсен белмәгән миллионнарның үзара үтерешүе ул». Дөнья бүген чагыштырмача тыныч кала, олы сугышлар юк икән, бу әле сәясәтчеләр һәм дәүләт җитәкчеләре акылланды, дигән сүз түгел. Акылланмады, алар элеккечә үзсүзле, хәтта ки дуамал. Һәм аларның хәтсезен бүген курку гына тыеп тота. Җир дип аталган планетаның атом сугышында янып көлгә әйләнү мөмкинлеге, үзләренең дә кыен ашаячагы шомландыра аларны. Олы сугыш уты кабынмауның икенче сәбәбе – тотрыклы демократияне кыйбла иткән дәүләтләр саны акрынлап арту, демократия һәм либераль кыйммәтләрне сайлаганнарның икътисадый һәм хәрби көче, өстенлеге. Тоталитар, авторитар режимнарның кимүгә баруы. Бәйсез дәүләт институтлары булган илдә дәүләт җитәкчесе, кем булуына карамастан, шикле идеология кабул итә, мәгълүмат чараларына монополия урнаштыра, илне милитаризация юлына чыгара, чит җирләрне китереп куша, кемгә булса да каршы сугыш башлый алмый. Бик теләсә дә. Андый илләр агрессия туа-нитә калганда саклануны гына күз уңында тоталар. Бу – кеше затына лаек тормыш, тынычлык дигәндә бердәнбер юл. «Тынычлык теләсәң – сугышка әзерлән» дигән латин мәкале дә хәзер өлешчә генә дөрес. Тынычлык теләгәндә теләсә кайсы агрессорның, бергәләшеп, арт сабагын каезлар халәттә тору ләзем бүген.  

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 


Фикер өстәү