Ярдәм туктатыла, әмма бар да яхшы

Америка банкы триллионлап доллар өләшеп, икътисадын коткарганда, Россиянең Үзәк банкы һәм Минфин үзләрен тыйнаграк тоталар. «Ренессанс Капитал» инвесторлары конференциясендә чыгыш ясаганда, финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев коронавирус кризисы фонында ил икътисадына федераль хөкүмәт күрсәткән ярдәм чараларының күбесе туктатылачагын белдерде. «Без соңгы ике айда коронавирус сәбәпле үзләрен тәэмин итә алмаган икътисадка һәм кешеләргә ярдәм итү өчен бөтен «шлюзлар»ны ачтык», – диде ул. Урынбасар фикеренчә, бу бюджет системасында балансның югалуына китергән. Май аенда бюджетның нефть-газ керемнәре 70 процентка, гомуми керемнәре 41 процентка кимегән. Минфин 889 миллиард сум салым җыйган, 1 триллион 554 миллиард сум тоткан. Бюджет тишеге 43% зурлыкны тәшкил иткән.

Июнь мәгълүматлары әлегә билгеле түгел. Әмма казна кызу темплар белән бушый. Ай башында хөкүмәтнең депозитта 1 триллион 369 миллиард сум запасы булган, 22 июньгә инде ул 600 миллиард сум гына калган. Чыгымнарның бу күләме бюджет кагыйдәсенә каршы килә һәм 1 июльдән икътисад өчен ул кадәр акча тотып булмаячак.

Әле соңгы көннәрдә генә хөкүмәт Путинга икътисадны аякка бастыру планын тапшырды бит. Бу план аз да түгел, күп тә түгел 5 триллион сум гына акча сорый. Үзәк банк доллар басса, ул акчаны табу кыен булмас иде, әмма безнең станоклар рубльләр генә коя шул. Шуңа күрә акча табу өчен, хөкүмәт дәүләт предприятиеләрен сатарга ниятли. «Транснефть», «Россия тимер юллары», «Аэрофлот», «Русгидро» кебек эре компанияләр чүкеч сугып сатуга чыгарылырга әзерләнә. Болардан күпме акча керәсе әлегә әйтелми. 2014 елдан башлап Тышкы икътисад банкын дефолттан саклау өчен генә дә 1 триллион тирәсе акча тотылган инде. Аңа тагын 209 миллиард сумлык калҗа ыргытырга җыеналар. Реаль икътисад һәм халыкка ярдәм итү өчен акча бик аз каралган.

Сишәмбе көнне Дәүләт думасында Үзәк банк җитәкчесе Нәбиуллина ханым чыгыш ясады. Аның сүзләреннән шул аңлашыла: Россия икътисады башка илләрнеке кадәр үк көчле югалтулар кичермәгән. Безнең югалтыр нәрсәбез дә юк бит инде, болай да икътисад чоңгылында бөтерелә идек. Үзәк банк рәисе безнең икътисад 4 – 6 процентка гына түбәнәер дип фаразлый. 19 июнь көнне Россия банкының Директорлар советы төп процент ставкасын еллык 4,5 процетка гына калдырды. Белгечләр бу гамәл сумның яңа түбәнәюенә китермәс микән дип уйлаганнар иде. Сизелерлек дулкынлану булмады.

Арча район газетасында соңгы көннәрдә эшкә кешеләр чакырып, унлап белдерү басылды. Зур хезмәт хакы белән кызыктыручылар да бар. Дөрес, сумма игълан ителми. Бездә әлегә, чынлап та, хәлләр шөкер итәрлек, ахрысы.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү