Коронавирус пандемиясе вакытында Татарстандагы күпчелек сәнәгать оешма-предприятиеләре төп эшләреннән кала, мохтаҗларга, әлеге афәт белән көрәшүчеләргә, үз хезмәткәрләренә, гомумән, республикага ярдәм итүне бурычлары итеп куйды һәм шактый әһәмиятле проектларны чынга ашырды. «Казаноргсинтез» предприятиесе дә яхшылык эшләүнең хәзер аеруча мөһим, ярдәмнең янәшә булуын гамәлләре белән дәлилләде.
Рәхмәт ишетү рәхәт
Авырлыкны берләшеп җиңү җиңелрәк. «Казаноргсинтез» предприятиесе пандемия вакытында иң элек өлкәннәр турында кайгырткан. Профсоюз оешмасында исәптә торган ялгыз ветераннарга азык-төлек җыелмалары өләшкәннәр. Предприятиенең яшьләр белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе Шакир Абдусәлләмов шул хакта сөйләде. Ул үзе дә әлеге эштән читтә калмаган.
– Барлыгы 70 комплект азык-төлек тупланмасы өләшенде. Анда беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары җыелган иде: ике төр шикәр, ике төрле чәй, печенье, ярмалар, токмач, ит, балык консервылары, өй токмачы, үсемлек мае, кәбестә, бәрәңге, суган. Шундый бер җыелманың бәясе якынча 1200 сумга төште. Аны «Казаноргсинтез»ның җәмәгать туклануы комбинатында җыйдылар, – диде Шакир Абдусәлләмов. – Тулпанмаларны таратуда завод директорлары, предприятиенең баш белгечләре, профсоюз оешмасы вәкилләре, җитәкчелеге, гади эшчеләр дә катнашты.
Активистлар азык-төлек таратуны барлык кагыйдәләрне үтәп башкарган: өйдән-өйгә йөргәндә битлектән булганнар, кулларны алдан антисептик белән эшкәрткәннәр.
Ярдәм көтмәгән урында килеп төшкәнгә күрә, һәрберсенең моңа карата җавабы да төрлечә булган. Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, кайберәүләр хәтта моның өчен ничә сум акча тиеш соң без дип тә сораган. «Алдан барысына да шалтыратып, хәбәр итеп куйсак та, төрлечә кабул иттеләр. Әле бусагадан кертмәскә теләүчеләр дә булды. Әллә кем йөрер бит. Андый очракта башта күршеләренә аңлатып, алар белән бергә килешеп кенә керә идек», – дип искә ала хәзер Шакир Абдусәлләмов.
Рәхмәттән кала артыгы кирәкми. Игътибар һәм җылы мөнәсәбәт барлыгын, кыен чакта ярдәмләшергә әзер торуларын күргәч, бу кешеләрнең риза калуларын тою да җитә.
— Мәҗбүри изоляция тудырган шартлар тормыш кыйммәтләрен барларга булышты. Ата-аналар, әби-бабайларыбыз белән аралашуны арттырды, баксаң, аларга да безнең ярдәм кирәк икән – шуны төшендерде, – ди әңгәмәдәшебез дә.
Ярдәм янәшә
Элегрәк тә «Казаноргсинтез»ның социаль юнәлештә актив эшләүче компания булуын язган идек. Коронавирус тудырган авыр шартларда да предприятие медицина, җәмәгать оешмаларына, үз хезмәткәрләренә дә ярдәм итүне арткы планга күчермәде, киресенчә, арттырды гына.
«Казаноргсинтез», «ТАИФ» төркеменә караган бүтән предприятиеләр кебек үк, Татарстандагы хастаханәләрне медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итте. Апрель аенда ук Республика клиник хастаханәсе өчен чумага каршы күп тапкыр кулланыла торган 1200 костюм сатып алып бирде, саклану чараларын әлеге хастаханәнең госпиталендәге хезмәткәрләр алды.
Май аенда исә «Казаноргсинтез» «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтенә зур бүләк ясады: «Химиклар» мәдәният йортындагы 100 кв метрга исәпләнгән берничә бүлмәне алар хәрәкәтнең координация бүлегенә кулланышка тапшырды. Биредә колл-үзәк ачылды. Мохтаҗларның гаризаларын батыр йөрәкле волонтерлар кабул итә. Яңа килгән волонтерларны да эшкә өйрәтәләр. Мәйдан иркен, зур булгач, эшләве дә рәхәтрәк, «кайнар элемтә»не көйләү дә җайлырак.
«Казаноргсинтез» инвалид балалар тәрбияләүче үз хезмәткәрләренә өстәмә матди ярдәм күрсәткән. Балаларны яклау көне уңаеннан физик мөмкинлеге чикле 85 балага акча бүлеп биргәннәр.
Республикага бүләк
Болары аерым тармак һәм кешеләргә ярдәм чаралары булды. Ә бит «Казаноргсинтез» коронавирус, кризис дип тормады, Татарстанга да бүләк ясады. Монысыннан инде заманалар тынычлангач та озак вакыт файдаланачаклар.
«Казаноргсинтез» һәм «ТАИФ» компанияләр төркеме зур эко-проектны тормышка ашырды: «Аккош күле» урман-паркы зонасын тәртипкә китерде һәм сулыкларны торгызды.
«Аккош күле» комплексын торгызу эше 2016 елдан ук башланып киткән иде инде. Сулыкларга күләмле экологик реабилитация үткәрелде. «Казаноргсинтез» ярдәме белән урман-паркта кибеп баручы Кече Аккош күлен чистарттылар, югалган ике буаны яңадан торгыздылар. Күлнең тирәнлеген 4-5 метрга кадәр тирәнәйткәннәр. Су китмәсен өчен, ике күл төбенә дә бентонит балчык нигезендә махсус өч катлы экран салынган.
Аккош күле – халыкның яраткан ял итү урыннарының берсе. Җәйләрен анда пляж да эшли. Яңартылганнан соң халык аеруча күп йөри. Башкарган эшнең нәтиҗәсеннән канәгать калган кешеләрнең рәхмәте – оешма эшчәнлегенең дөрес юлдан баруын аңлатучы һәм аңа бәя бирүче күрсәткеч тә.
— Гаилә белән гел ниндидер яңа урыннар эзлибез, походка чыгабыз. Аккош күлен исә хәзер танырлык түгел: бик яхшы ял урынына әверелгән. Монда су керү генә түгел, гомумән, килү дә рәхәт. Балалар зонасында су бик җылы, – диде өч бала анасы Юлия Шәрипова.
— Аккош күлендә биш еллап булганым юк иде. Барысы да шулай нык үзгәргән, гаҗәпкә калдым. Биредә ял итү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган, – ди биредә дус-иш, гаиләсе белән ял иткән Ландыш.
Гөлшат Җамалиева исә бирегә актив ял итү өчен түгел, ә саф һава сулау өчен генә килә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Аккош күленнән аерыла алмый – яшьлеге бу урын белән бәйле. «Без элек Бали кебек җылы яклар турында ишетмәгән дә инде. Шушында җыела идек. Гармун, самавыр – менә шулар белән ял иттек», – дип искә алды ул.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat