Коронавирус пандемиясе шикәр чире белән авыручылар саны артуга китерәчәк

Covid-19 ашказаны асты бизе һәм бавыр күзәнәкләренә зыян салырга мөмкин, дигән фикердә галимнәр. Covid-19 коронавирусы пандемиясе Россиядә шикәр чиреннән интегүчеләр санын кисәк кенә арттырырга мөмкин. Н.Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү-медицина университеты галиме Татьяна Демидова әнә шулай дип кисәткән, дип хәбәр итә “Известия”.

Эш шунда: Россиядә яшәүчеләрнең 20 проценты чамасы шикәр чире алдында тора: аларның ашказаны асты бизе инсулинны тиешледән азрак күләмдә эшләп чыгара. Шул ук вакытта яңа коронавирус ашказаны асты бизе һәм бавыр күзәнәкләренә зыян салырга мөмкин.
“Коронавирус инфекциясенең ашказаны асты бизенә “сугу” сәләте турында язмалар пәйда була башлады. Чир кандагы ферментлар, шулай ук глюкоза микъдарын арттыра. Кытайда, Европа илләре һәм АКШта Covid-19 белән чирләүчеләрнең өчтән бер өлешендә нәкъ менә шул күзәтелгән”, – дип аңлатып үткән тикшеренүче ханым.
Аның әйтүенчә, бу мәгълүматлар коронавирус кичергән юан кешеләрдә икенче типтагы шикәр чире килеп чыгу ихтималының зур булуы турында сөйли.
Татьяна Демидова сүзләрен башка галимнәр дә җөпли. Табиб-гемостазиолог, Новосибирск илкүләм тикшерү дәүләт университеты профессоры Виктор Стуров, Covid-19 инфекциясенең таралуы Россиядә 750–800 мең кешенең шикәр чире белән авырый башлавына китерергә мөмкин, дип белдергән.


Фикер өстәү