25 июньнән Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү башланды. Татарстанда бүгенгә сайлау участокларында 1 487 200 кеше булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
— Халык өй алды янында тавыш бирү форматын хуплады. Андый мөмкинлектән 111 мең 363 кеше файдаланды. 30 июньнән ачык һавада тавыш бирү мөмкин булмаячак. 1 июль исә тавыш бирү участокларына барып бирәчәкбез, — диде ул.
Кондратьев әйтүенчә, тавыш бирү процессы тыныч, куркынычсызлыкны исәпкә алып башкарыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat