Бөтендөнья татар конгрессы виртуаль Сабантуй уздырачак

10 нчы июльдә иртәнге сәгать 10 да Бөтендөнья татар конгрессы сезне виртуаль Сабантуйда катнашырга чакыра. Чын милли Сабан туе нинди булган, нинди уеннар уйнаганнар? Бәйрәм мәйданында тарихка күз салырбыз, сөлге чигеп, тәмле ризыклар әзерләп, милли уеннарыбызны уздырып, җырлашып күңел ачарбыз. Сезнең өчен кызыклы мастер-класслар да уздырылачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү