Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы рәисе итеп сайланды

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖнең акционерлар җыелышыннан соң Директорлар советының беренче утырышы узды.

«Татнефть» гавами акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе итеп бертавыштан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды.

Директорлар советы компаниянең 2020 елның биш ае эчендәге бюджеты үтәлеше йомгакларын карады, июль аена һәм өченче кварталга бюджетын раслады.

Утырышта компаниянең эшчәнлегендә тотрыклы үстерү максатларын практик гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңланды. 2019 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Глобаль шартнамәсенә кушылып, «Татнефть» БМОның 17 максатын таныды һәм хуплады. Компаниянең тотрыклы үстерү өлкәсендә түбәндәге юнәлешләр буенча караларын хәл итү өчен эшне алып баручы инициаторлар билгеләнде: «яхшы сәламәтлек һәм иминлек», «сыйфатлы белем», «чиста су һәм санитария», «кыйбат булмаган һәм чиста энергия», «индустриализация, инновация һәм инфраструктура», «тотрыклы шәһәрләр һәм торак пунктлары», «җаваплы куллану һәм җитештерү», «климат үзгәрүгә каршы көрәш», «коры җирнең экосистемаларын саклап калу», «тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә партнерлык».

«Доманик» һәм «Битум» проектлары гамәлгә ашыру кысаларында «Татнефть» кыен чыгарылучы нефть ятмаларын нәтиҗәле эшкәртү һәм үзләштерүнең технологияләрен булдыра һәм сынап карый.

Директорлар советы әгъзалары «Татнефть» ГАҖнең кыенлыклар килеп чыгу мөмкинлекләре һәм эчке тикшереп тору сәясәте планын карадылар һәм расладылар.

Көн тәртибе кысаларында «Татнефть» ГАҖнең Директорлар советы каршындагы комитетлар составы расланды, шулай ук компания эшчәнлеге турында башка мәсьәләләр каралды.


Фикер өстәү