Татарстанда югалган эшмәкәрне эзлиләр

Татарстанда өеннән чыгып китеп, бүгенгә кадәр табылмаган эшмәкәрне эзлиләр. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ул 25 июньдә 12ләр тирәсендә кара төстәге «Митсубиси Ларгус» машинасы белән «Гараж-500» территориясеннән чыгып киткән. Чаллының 29нчы комплексындагы йортына ир кайтып җитмәгән.

Хатыны сүзләренчә, ул телефонын үзе белән алмаган, янында документлары һәм ачкычы гына булган.

Аның турында берәр хәбәр белүчеләрнең яки күрүчеләрнең 02 телефонына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү