55 ел гомер иткән Рушания һәм Рөстәм Яруллиннар: «Бер-береңнән гаеп эзләмичә, бер сүздә булып яшәсәң, тормыш җиңел бара»

Түбән Барыш авылында яшәүче Рөстәм һәм Рушания Яруллиннарның тормыш һәм гомер юллары үрнәк тә, гыйбрәтле дә. Алар 55 ел тигез матур гомер итәләр.

Рөстәм абый һәм Рушания апаларның өйләренә килеп кергәч, җылылык, нур бөркелә. Тормышның төрле мизгелләрен эчләренә сыйдырып та, гади, эчкерсез булып кала белгән алар. Бер-берсе өчен кайгырулары, борчылулары, бер-берсенә булган тирән хөрмәтләре күзләренә, йөзләренә язылган.

Рөстәм абый да, Рушания апа да – гаиләдә бердәнбер бала булып, авыр, җитешсез тормышның барлык михнәтләрен тоеп, әтисез үскән сугыш чоры ятимнәре. Язмышлары да, фикерләре дә, теләк-омтылышлары да уртак аларның.

Рөстәм абый белән Рушания апаны авыл клубы таныштыра һәм кавыштыра. Өздереп гармунда уйнаучы егетнең авылның сылу кызына күзе төшә. Кичке уеннарда, «Зәлидә»ләрдә Рөстәм абый гармунын суза. Рушания апа исә кушылып бии, җырлый.

– Олыгайгач та, күңел яшьлектә калган. Ул көннәрне хәзер сагынып искә алабыз. Арып эштән кайткач та, клубка чыгып китә идек. Барыбызны да бер язмыш берләштерде, – диләр өлкәннәр.

Рөстәм абыйга өч яшь булганда, әтисе, салкын тидереп, шул авырудан тернәкләнә алмыйча вафат була. Рушания апага да әтисезлек яхшы таныш. Әтисе сугышка китеп, хәбәрсез югалганда, ул әле дөньяга аваз салырга да өлгермәгән була.

–Ат колагы, каз үләннәре ашап үскән буын без. Әниләрнең нужа, хәсрәт күргәннәре йөрәккә сеңеп калган. Җәен, кышын урманнан арба белән агач ташыдык. Әни алдан тарта, без арттан этәбез. Габделфәт Сафинның «Уфалла арбасы» җырын мин еламыйча тыңлый да алмыйм. Безнең дә язмыш шундый булды, – ди хуҗабикә.

Рушания апа озак еллар фермада хезмәт итә. Кырчылык эшләрендә катнаша. Торф чыгарулар да эләгә аңа. Хезмәтендә гел алдынгы була. Ул бүген дә алган бүләкләре, Рәхмәт хатлары турында горурланып сөйли.

Рөстәм абый да – чын хезмәт кешесе. Тормыш иптәше Рушания апа әйткәнчә, җитез, тырыш гаилә башлыгы, кайгыртучан ир, үрнәк әти дә ул.

– Тормышым хезмәт белән үтте. Иң элек ат, аннан машина белән ягулык ташыдым. Соңрак почтага эшкә килдем. Ат белән Апаска йөрдем. Тегермәндә дә эшләдем. Эш белән гомер үткәне тоелмады да, – ди Рөстәм абый.

Яшьлектәге көйләр, моңнар бүген дә онытылмый. Кайвакытларда Рөстәм абый кулына гармунын алып уйнап җибәрә, Рушания апа кушылып җырлый. Элек-электән милли бәйрәм – Сабантуйлар, авылда оештырылучы чараларның берсе дә алардан башка үтми.

Яруллиннар гаиләсендә 3 кыз бала үскән. Әти-әниләре үрнәгендә алар тормышта үз урыннарын тапкан, югары белем алган. Бүгенге көндә төрле җирләрдә укытучы булып эшлиләр.

– Әти белән әнинең иңне иңгә куеп, татулык, тигезлек белән 55 ел гомер итүләре – безнең өчен бик зур шатлык. Алны-ялны белмичә хезмәт иттеләр. Нинди генә хезмәттә булсалар да, беркайчан да зарлана белмәделәр. Безнең өчен тырыштылар, хәзер дә безнең өчен өзелеп торалар, – ди кызлары Роза Хәбибуллина.

Өлкәннәр бүген кызларының, кияүләренең, оныкларының игелекләрен күреп, кадер-хөрмәттә яшиләр. Ялларда, бәйрәмнәрдә зур гаилә булып җыелалар.

– Озак еллар пар булып яшәгән, тәрбияле балалар үстергән гаиләләр – җирлекнең бизәге. Без алардан үрнәк алабыз, – диде Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.

Яруллиннар бүген дә тулы тормыш белән яшәргә тырыша. Рушания апа, өй тутырып, аллы-гөлле яраннар үстерә. Аларга бар назын, тәрбиясен бирә. Чәчәкләрнең матурлыгыннан яшәү көче ала. Рөстәм абый аркан ишү һөнәрен яратып башкара. Ул ясаган арканнар авылның һәр йортында да хезмәт итә. Ничә яшьтә булуын да онытып, йөгерә-йөгерә үрә ул арканнарын.

Рөстәм абый белән Рушания апа тату гаилә серләре белән дә уртаклашты:

– Бер-береңнән гаеп эзләмичә, бер сүздә булып яшәсәң, тормыш җиңел бара. Шулай ук килгән җиреңдә төпле фикер белән, ябышып яшәргә кирәк. Бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык, хезмәтне бергә башкардык, тормышны бергә җигелеп тарттык. Балаларга наз да бүләк иттек, кирәк чакта таләпчән дә була белдек. Яшьләргә дә парлы, матур тормышлар язсын, – диләр алар.

Ләйлә Шиһабиева.

Апас


Фикер өстәү