Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентына кандидатлыкка документлар тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзен республика җитәкчесен сайлауда кандидат сыйфатында теркәлү өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.


Республиканың бүгенге җитәкчесе “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан Татарстан Президентына кандидат сыйфатында тәкъдим ителде. Төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә катнашкан делегатларның күпчелеге Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап тавыш бирде. Татарстан Президентын яңа срокка тәкъдим итүне шулай ук дәүләт башлыгы Владимир Путин да хуплады.

Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә узачак.


Фикер өстәү