Җәйге чорда нинди төзекләндерү эшләре башкарып өлгерергә кирәк?

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бере быелгы җәйдә йорт-җирен төзекләндерергә җыена. «Открытие» банкы тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Ремонт тармагында хезмәт куйган белгечләр дә җәйне йорт тирәсен яңарту, төзү-җитештерү өчен иң кулай чор дип атый. Хәтта күп кенә эчке ремонт эшләрен дә нәкъ җәй көне башкарырга киңәш итә алар. Көн озын, вакыт күбрәк булган өчен генә түгел. Өстәвенә, җылыда күп кенә төзелеш материалларының сыйфаты да бозылмый. Җәйге чорда нинди төзекләндерү эшләре башкарып өлгерергә кирәк?

Түбә алмаштыру. Түбәнең озак хезмәт итүе иң беренче чиратта аның нинди материалдан ябылуына бәйле. Бүген аларның нинди төрләре генә юк! (таблицада – Д.Г.) Белгечләр исә түбә ябу өчен материал сайлаганда иң элек аның ныклыгына, сәламәтлеккә куркыныч тудырмавына, түбә формасына яраклаша алуына һәм иң соңыннан гына тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә өнди.

Материал төре Өстенлекләре Кимчелекләре
Металл чирәп — 50 еллап хезмәт итә ала;

— температура үзгәрешләренә бирешми;

— җиңел (бер квадрат метры – 6 килограммнан артмый)

— янгынга бирешми;

— җөйләр аз булгач, чыдамлыгы да яхшырак.

 

— рәсемен туры китерәсе бар, материалның 30 проценты әрәм була;

— металл чирәптән ябылган түбәле өйдә тавыш яхшы ишетелә;

— тигез өслекле булмагач, кышын кар авыр шуып төшәчәк, авышлыгын дөрес сайларга кирәк;

— аз гына бәрелү, сыдырылулар да сизелә.

Профнастил — янгынга бирешми;

— су үткәрми;

— формасын югалтмый, чыдам;

— арзан.

— яңгыр, боз тавышы яхшы ишетелә;

— җәйге эссе көннәрдә чамадан тыш кыза;

— конденсат барлыка китерә.

Битум чирәп — иң затлылардан санала;

— калдык-постыклары калмый;

— тавыш үткәрми, тышта яңгыр яуганы да сизелмәячәк;

— күгәрми, кояшлы көннәрдә кызмый.

— түшәгәндә дым эләгеп калса, битум чирәп өлешләп кубып чыгачак;

— көннәр кисәк суытканда яки җылытканда ярылырга да мөмкин.

Фальцовкаланган (бөгелгән) түбә материалы — икеләтә бөкләнгән җөйләре аны тагын да чыдамрак итә, табигать бәла-казаларына да бирешми;

— каты, нык;

— озак хезмәт итә:

— янгынга бирешми;

— экологик яктан зарарсыз.

— тавышны яхшы үткәрә;

— конденсат барлыкка китерә;

— кышын андый түбә астыннан үтеп йөрү хәтәр – андагы кар яшен тизлегендә төшәчәк.

Керамик чирәп — 50 елга кадәр хезмәт итә ала;

— җәйге челләгә дә, зәмһәрир кышкы суыкларга да чыдам;

— экологик яктан зарарсыз;

— җәйге эсседә –  өйдәге салкынча һаваны, кышын өйдәге җылыны саклый;

— янгынга бирешми;

— тавыш үткәрми.

— механик бәрелүләргә чыдамсыз, транспортта алып барганда, йә булмаса боз яуганда шундук яньчелергә мөмкин;

— авыр;

— артык кыйммәт.

 

Капка, коймаларны буяу. Күпләр, капка-коймаларның төсен яңартканда, алкид буяуга өстенлек бирә. Ул, нигездә, арзан булуы белән җәлеп итә. Чынлыкта исә аны бу максатта кулланырга киңәш ителми. Ник дигәндә, алкид буяу кояш нурлары тәэсирендә яргалана. Нәтиҗәдә, агач койма да чери башлый. Әгәр капка-койманы бер тапкыр шушы төрдәге буяу белән буяп өлгергән булсагыз, аны ел саен яңартып торырга туры киләчәк. Акрил буяу салкынга һәм артык җылыга каршы торучанлыгы белән аерылып тора. Аның ярдәмендә буялган капка-койма әле берничә ел дәвамында төсен саклаячак. Майлы буяу агач өслектә дым үткәрми торган саклагыч катлам хасил итә. Ул койма-капканы мүкләнүдән, гөмбәчекләр пәйда булудан да саклый. Әмма бу төр буяу бик зәһәр исле булуы, озак кибүе белән дә аерылып тора. Моннан тыш кояш нурлары йогынтысында аның төсе дә уңарга мөмкин. Суда җеби торган эмульсион (водоэмульсион) буяу – капка-коймаларның төсен яңартканда кулланылган иң «көйсез» буяуларның берсе санала. Озакка чыдамавы белән дә аерылып тора. Җылы көнне буямасаң, буяу тигез ятмыйча, зур-зур сырлар калачак.

Тәрәзә алмаштыру. Җәй көне тәрәзә алмаштыруның өстенлекләре дә, кимчелекләре дә җитәрлек. Белгечләрнең тәрәзәне ни өчен нәкъ менә җәй көне алмаштырырга киңәш итүләре аңлашыла. Беренчедән, җәйге җылы көндә йортка тыштан суык кереп тулыр дип куркасы юк. Яңа тәрәзә яңаклары (откос) да җылыда тизрәк кибәчәк. Эш беткәч, яңа тәрәзәләрне җайлы гына юып та алырга мөмкин. Шушы ук өстенлекләр җәйге чорда тәрәзә алмаштыруга сорауны арттыра. Нәтиҗәдә, бу эшкә хаклар да күтәрелә, яңа тәрәзә әзер булганны да шактый озак көтәргә туры килергә мөмкин. Белгечләр яңа тәрәзә урнаштырганда аеруча аның яңакларына (откос) игътибар итәргә өнди. Пластик тәрәзәләр өчен сэндвич-панель яңаклар урнаштырырга киңәш ителә. Алар җылылык саклый. Шундый ук төр тәрәзәләр өчен чыгарылган ПВХ-вагонка яңаклар җылытылмаган бүлмәгә генә бара. Алар аз гына бәрелүгә дә чыдамый, җылылык тотмый. Гипсокартон тәрәзә яңаклары шома булулары белән аерылып тора. Алар тәрәзәнең тигез булмаган почмакларын яшерә.

Обой ябыштыру. Ни гаҗәп, кышкы эшләр рәтендә йөргән обой ябыштыруны да җәй көне башкарсаң яхшырак икән. Һәрхәлдә, белгечләр шулай ди. Гомерендә беренче тапкыр үзлегеннән обой ябыштырып карарга теләгән кешегә бу эшкә җәен тотынырга киңәш итә алар. Ни өчен дигәндә, җәен ябыштырган обой икеләтә тизрәк кибә. Бу эшне кыш көне башкарганда, батареяларның – кайнар, йорттагы дымлылык дәрәҗәсенең түбән булуы аркасында, обойга сыланган келәй ябыштырганчы ук кибәргә өлгерә. Кәгазь обой сайлаган булсагыз, бигрәк тә кыен булачак. Мондый шартларда алар  тигез ябышмый, эчендә һава калып, куба да башлый.

Ничек кенә булмасын, кәгазь обой – сәламәтлек өчен иң куркынычсыз булып санала. Сыйфатлы винил обойлар да зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Әмма һава үткәрмәве аркасында, мондый обой астында гөмбәчекләр пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә артык дымлы бүлмәгә винил обой ябыштырырга киңәш ителми. Әлеге төр обойның арзанлы аналоглары һавага бензол, стирол кебек зарарлы матдәләр бүлеп чыгара ала. Йокы бүлмәләренә флизелин обой ябыштырырга киңәш ителә. Алар һаваны яхшы үткәрә. Аны юып та була.

Белгечләр обой сайлаганда берничә кагыйдәне истә тотарга куша. Обойны исеме билгеле, танылган җитештерүчедән генә алырга тырышыгыз. Ялган товарга юлыкмас өчен, обойны зур кибетләрдән генә сатып алыгыз. Обой ябыштырганда саклык чараларын кулланырга онытмагыз. Җилем, мастика, стена тигезләүче чараларга акча кызганмагыз. Сәламәтлек кадерлерәк!

Гипсокартоннан бүлмә бүлү, бүлмә ишекләре кую. Алар да – җәй көне башкарылырга тиешле эшләр сафында. Гипсокартон озак вакыт салкында торса, үзенә дым сеңдерә, сыйфаты бозыла. Бүлмә ишеге очрагында да шул ук хәл. Тиешенчә кибәргә өлгермәсә, ишек тиз арада ярылачак. Бу исә – алга таба аны буяганда да кыенлыклар килеп чыгачак дигән сүз.

 

60000 сум

Шул ук «Открытие» банкы тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә күз салсак, быел җәй йорт-җирендә ремонт ясарга планлаштырган россиялеләрнең 47 проценты бу максатта әнә шулкадәр акча тотарга җыена.  Тагын 25 проценты – 150 мең сум,  2 проценты – 500 мең сум – 1 миллион сум, 3 проценты 1 миллион сумнан артык акча сарыф итәргә ниятли. Респондентларның 12 проценты ремонтны банктан алынган кредит акчасына ясаячагын әйткән.


Фикер өстәү