Казанда Олимпия уеннары узачак

2022 елда Казанда Бөтендөнья Кышкы махсус Олимпия уеннары узачак. Акыл үсешендә тайпылышлары булган спортчылар өчен үткәрелә торган ярышлар бу.

Анда дөньяның 108 иленнән 2000 спортчы катнашырга җыена. Аларга шулай ук 3 мең волонтер һәм 4 мең мактаулы кунак өстәләчәк. Әлеге чара чын мәгънәсендә киң колачлы чарага әйләндерү мөмкинлеге бирәчәк. Россиядә махсус олимпиада хәрәкәте инде өч дистә ел дәвамында яшәп килә.  130 меңгә якын спортчы бөтен ил күләмендә спорт ярышларында катнаша. Әмма бу – илебездә акыл үсешендә тайпылышлары булган кешеләрнең нибары 3 проценты кына. Бөтендөнья Кышкы уеннарның төп максатларыннан берсе – мондый спортчылар санын 2025 елга 200 мең кешегә җиткерү. Махсус Олимпия уеннары ике елга бер мәртәбә оештырыла.


Фикер өстәү