Казанда ташчылар һәм йөртүчеләр кирәк

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте Казанда ихтыяҗ иң зур булган вакансияләр исемлеген төзегән. Аңа штукатур-маляр һәм ташчы (айлык хезмәт хакы – 40 мең сумга кадәр), полиция хезмәткәре (айлык хезмәт хакы – 30 мең сумга кадәр), инженер һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләр кергән.

Татарстан башкаласының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гөлнара Филиппова коронавирус таралуга каршы көрәш буенча шәһәр штабы онлайн утырышында билгеләп үткәнчә, бүгенгә 15 меңнән артыграк вакансия бар. Асылда алар җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәләренә туры килә. Июнь азагына Казанда 26 меңнән күбрәк эшсез теркәлгән. Иң күп эшсезләр – Совет, Идел буе, Яңа Савин районнарында. Сүз уңаеннан, март аенда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 1,5 тапкыр артып, 12130 сумга җиткән.


Фикер өстәү