Владимир Путин запастагы солдатларны хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйган

Быел Россиядә запастагы гражданнар Кораллы Көчләрдә, Росгвардия гаскәрләре, дәүләт сагы органнары һәм Федераль иминлек хезмәтендә хәрби җыеннар узарга тиеш булачак, дип яза РИА Новости.

Бу җәһәттән Владимир Путин имзалаган указ интернеттагы хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган. Документ 29 июньнән үз көченә кергән.

Президент Хөкүмәткә һәм төбәк хакимиятләренә запастагы гражданнарны хәрби җыеннарга чакыруга бәйле чаралар үтәүне тәэмин итәргә кушкан.

 


Фикер өстәү