Кызын көчләүдә шикләнелүченең хатыны ирен аклаган

Хатын ире очраклы рәвештә яшь ярымлык кызны җәрәхәтләгән, дип раслый.

Яшь ярымлык кызын көчләүдә шикләнелүче Бөгелмә кешесе Сергей Кукушкинның хатыны ирен очраклы рәвештә кызын җәрәхәтләгән, дип саный. Хатын раслаганча, Сергей үзе аңа шалтыратып, ниләр булганын сөйләп биргән.

— Мин эштән кайткач, аны ашыгыч ярдәм чакыртмаска куштым, чөнки аны көчләүдә гаепләүләрен яхшы аңладым. Әмма Сергей үзе табибларга шалтыраткан, — дип белдерә ул.

Хатын-кыз, шулай ук, бала тәнендә медэкспертиза өске җәрәхәтләрне генә теркәвен ассызыклаган. Аның фикеренчә, бу подгузникны алыштырганда килеп чыккан.

 


Фикер өстәү