Виктор Демидов: “Тавыш бирүдә катнашып, үзебезнең язмышыбызны хәл итәбез”

Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Казандагы 96 нчы мәктәптә оештырылган 65 нче сайлау участогында тавыш бирде. Конституциягә кертеләсе барлык төзәтмәләрне дә үзе өчен мөһим дип саный ул. Тавыш бирүне исә үзе өчен гражданлык позициясе дип белдерде.

– Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү – ил өчен иҗтимагый-сәяси вакыйга. Төзәтмәләр Россия Президенты тәкъдиме белән кертелә. Төп максат – халыкның тормыш сыйфатын, яшәү шартларын яхшырту. Төп Законга кертеләсе үзгәрешләрдә мөһим өлеш – гражданнарның социаль, хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен Конституция дәрәҗәдә күтәрү. Россия дәүләтен ныгытуга кагылышлы төзәтмәләр бар. Конституция дәрәҗәсендә суверенлык принипларын беркетү, территориаль бөтенлек, Россия Федерациясе бердәмлеге – болар бөтенесе дә дәүләтне ныгытуга юнәлдерелә. Тавыш бирү бу үзебезнең язмышны, күпмилләтле илнең язмышын формалаштыруда катнашу мөмкинлеге бирә, – диде Виктор Демов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү