«Кызым, үлүен үләрбез, тик бер туйганчы ипи ашыйсы иде»

Вафирә апаның да күңелендә йөргән хатирә-истәлекләре тыңлаучы барында чишелде дә китте. Аның истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Бүгенгедәй хәтеремдә: 6 нчы сыйныфта укып йөрим, –  дип сүз башлады ул. – Әти, ачлыктан гаиләсен саклап калырга теләп,“вербоваться” ителеп, Финляндиягә китәргә булды. Безнең авылдан – 7, күрше Норлат, Ачасырдан тагын гаиләләр бар. Гаиләбез ишле иде: әти-әнидән башка алты бала. Иң олы апага – 18 яшь, ул, авылыбыз егетенә кияүгә чыгып, бармый калды. Миңа – ундүрт яшь, калган энем-сеңелләрем берсеннән-берсе кечкенәләр. Атларга төялеп, Төрләмәгә кадәр килдек. Аннан, товар поездларына утырып, 15 – 20 көн бардык микән, анысы күңелемдә сакланмаган. Авылдан алып киткән җиңелчә генә азык-төлек белән барып җиттек кебек.

Финляндиягә уңышлы гына барып урнаштык. Матур җирләр иде. Урман эчендә дә матур-матур йортлар утыра. Без, җиде гаилә, кара-каршы йортлар салып, бер урам булып яши башладык. Йортыбыз зур, йокы, ашау бүлмәсе белән бергә дүрт бүлмәле иде. Әти-әниләр эшкә чыкты. Алар, иген игеп, яшелчәлектә эшләде. Без, балалар, урманнан кайтып кермәдек – җиләк, гөмбә җыйдык. Гөмбәне фин гаиләләренә бирәбез, алар, аны тозлап, хөкүмәткә тапшыра.

Рәхәтнең дә михнәте була икән. Ике туганыма бу якның һавасы килешмәде. Авырудан үлеп киттеләр. Бу кайгыларны уйламаганда, бик матур, рәхәт, тук яшәп калдык ул елларда. Калдык кына шул… Рәхәт булган җирне хәтәр сагалап йөри. 1941 елның 22 июнендә безгә сугыш дигән афәт сүзе килеп җитте. Башта сохарилар киптерергә куштылар. Яраклы кешеләрне сугышка озата башладылар. Әтиебезгә 55 яшь тулган, сугышка алыну яшеннән үткән иде. Беркөнне, без, балалар, мунча кереп ятканда, әни, килеп: “Тизрәк чыгыгыз, китәбез”, – диде. Тиз-тиз җыенгалап, поездга төялеп китеп тә бардык. Арттан килгән сугыш безне Ленинград янындагы станциядә куып тотты. Снарядлар яңгыры астында калдырып, җир белән тигезләп тә куйды. Алда, артта, янда дошман ядрәсеннән үлгәннәрне әйтеп бетерерлек түгел. “Әти, нигә безгә ядрә тими?” – дим әтиемә. Ә ул: “Әй, кызым, Ходай безне матур, зур эшләр өчен саклый”, – дип җаваплый.

1942 елның көзендә безне Ленинградка китереп бушаттылар. Ачлыктан хәлсезләнгән идек, ашарга бернәрсә юк. 125 грамм ипи бирәләр, анысы да тачка, пычакны суга манып кисәләр иде. Ике айга бер тапкыр 400 грамм ярма бирәләр иде кебек, анысы эләксә эләгә, эләкмәсә – юк. Азык-төлек карточкаларын югалтучылар да күп булды. Үзем дә бервакыт алып кайтканда икмәкне урлаттым…

Әти исән чагында бирешмәдек, урманда күмелгән атларны казып чыгара идек. Әти, балта белән шул ат итен турап, капчыкларга тутыра, без әнигә алып кайтабыз. Әни, берничә тапкыр кайнатып, итнең суын түгә. Әле шулай да иткә сибелгән дару исләре кала иде. Итен ашадык, ә тиресен яхшылап кырып, чистартып, юып, чәйнәп йөрибез. Ашыйсы килүне бераз гына оныттырып тора. Әти, исән калу, балаларын ач итмәүнең төрле юлларын табарга тырышты. Станциягә барып, бушатканда коелган он, кайвакытларда горчица җыеп алып кайта. Менә шулардан әни “чумар” пешереп ашата. Сирәк кенә бәрәңге дә эләгә. Ул бәрәңгенең тәме хәзер дә тел очымда саклана кебек. Кабыгын да ашый идек без аның. Безнең өчен кайгырып, әтиебез үзе ачлыктан үлеп китте. Бик яхшы хәтерлим: 1942 елның 14 гыйнвары иде бу. Без аның мәетен күрше бүлмәгә чыгарып куйдык. Анда тагын 7-8 мәет ята. Үлүчеләр күп, аларны алып китәргә, җирләргә өлгермиләр. Күршебездә үлгән әтиләрен пешереп ашаган гаиләне төрмәгә алып киткәннәр, дигән сүзләр дә ишеттек.

Сугыш безне вакытыннан алда олыгайтты, курыкмаска өйрәтте, яңадан-яңа кайгы-хәсрәтләр биреп чыныктырды. Без, әни белән мин, сеңлем Сабира, энем Габдулла калдык. Әнинең дә хәле яхшы түгел иде. “Әни, без кайчан үләбез?” – дип сорыйм әнидән. Ул исә: “Кызым, үлүен үләрбез, тик бер туйганчы ипи ашыйсы иде”, – ди. Әти үлеменә бер ай булдымы икән, әнигә ипи ашатырга теләп, иртәнге 4тә кибеткә киттем. Ипи алып кайттым. Әни мин киткәндә йоклап калган иде. Кайтсам, үлгән, ипине ашата алмадым. Ул төнне энем, сеңлем белән әнине кочаклап йокладык. Икенче көнне Ачасырдан килгән Хәрирә апа белән Акъегеттән Газизә апа, әнине юып, кәфенләп, балконга чыгарып куйдылар. Бу – 16 февраль иде. Әни балконда озак ятты, җыеп йөрүчеләрнең безнең әнигә чираты җитмәде. Чанага салып, әнине зиратка үзебез алып киттек. Мәетен шунда калдырып кайттык. Иртәгесе көнне тагын әниебезне карарга бардык. Ләкин ул юк иде инде.

Инде без өчәү калдык. Сеңелем, энем һәм мин… Шуннан соң, без туган якларга кайту юлларын эзли башладык. Көн саен шәһәрдән чыгарга пропуск сорап барабыз. “Рөхсәт юк” дигән сүзне бик күп тапкырлар ишеттек. Бервакыт, март айлары иде бугай, Ленинград блокададан чыкты. Безгә дә шәһәрдән чыгарга рөхсәт бирделәр. Без алты кыз идек. Ладога аркылы чыгу өчен машиналарга төялдек. Күп иде машиналар, берсе белән икенчесе арасында ераклык шактый. Безнең алдан баручы машина, шыгрым төялгән кешеләре белән, күз алдыбызда боз астына чумды да югалды. Ярга чыгып җиткәнче беребез дә сөйләшмәдек. Аннан чыккач, шөкер, яхшы поездга эләктек. Берничә көн ашамаган идек, ашханәгә барырга талон бирделәр. Шактый гына ризык тоттырдылар. Ипи, йомырка, шикәр… Ашап булмый – эчәкләр кысылган. Ашарга өләшүчеләр безне, аз-аз гына, ешрак ашагыз, дип кисәтте. Шулай итеп, шәһәр саен туктап, 22 көнләп бардык та бардык. Энем Габдулла авырып китте. Казанга кайта торган поездга утырасы килеп, һәрбер станциядә төшәбез дә, тагын шул поездыбызга куып кертәләр. Бер төшүебездә Габдуллага поездга менү бик кыенлашты. Хәле булмау сәбәпле, менә алмый, минем дә аны күтәрергә хәлем җитми. Безнең газапланганны күреп, хатын-кызлар, бу хәлегездә ник төшәсез, утырыгыз җылы вагонда, үлсәгез дә җылы вагонда үләрсез, башка төшмәгез, дип, өчебезне дә вагонга менгезеп утырттылар. Ярар, Сабира,башка төшмик, үлсәк, җылы вагонда үләрбез, безгә туган якларга кайту юк икән инде, диеп,төшмичә поездда утыра бирдек. Габдулланың авыруы көчәйгәннән-көчәйде. Озак та үтмәде, бичара, үлеп тә китте. Аңа сигез яшь иде ул вакытта. Нинди шәһәр янында булганбыздыр, белмим, носилка белән алып чыгып киттеләр. Без икәү елап калдык.

Ишле гаиләнең тагын бер кешесен югалттык, сеңелем белән икәү генә калдык. Ярыйсы гына җылы вагоннарда Краснодар өлкәсенә барып җиттек. Ленинград блокадасыннан котылган кешеләрне алырга дип, урыслар үгезләр җигеп килгәннәр. Без вагонда унлап татар кызы идек. Бер колхозга алып килделәр – Усть-Лабинский районның Хатукай авыл советы иде. Авыл халкы безнең үгезләрдән төшкәнне карарга чыккан. Ник алып килгәннәр инде, мәетләр бит, барыбер үләчәкләр болар, дип каршы алдылар безне. Безгә ике атна ял бирделәр. Ашау яхшы иде. Авызга ризык капкан саен, их, боларны әти-әнигә, энебезгә ашатасы иде, дип уйлый идек. Ләкин булмады шул, булмады… Безнең сөякләргә ит куна башлады. Шулай итеп, эшкә дә йөрерлек булдык. Дүрт кыз көнбагыш урдык, кукуруз сындырдык, алардан май әзерләүләрен ишетеп белә идек. Эшләгән өчен бодай бирәләр иде. Тук тамак белән тагын сигез ай вакыт үтеп китте. Җәй аенда немецлар монда да килеп җитте.

Немецларның штабы без торган өйдән ерак түгел иде. Мин сеңлем белән гел татарча сөйләштем. Беркөнне шулай икәү, истәлекләргә чумып, нәрсәдер сөйләшеп утыра идек. Немец киеме кигән бер хәрби урысчалатып, кайдан булуыбыз белән кызыксынды. Казаннан дигәч, безнең белән татарча сөйләшә башлады. Ул бездән кухняда булышуыбызны сорады. Аларга кишер кырып, бәрәңге әрчеп йөрдек. Яныбызга килеп, безнең белән рәхәтләнеп, татарча сөйләшеп китә иде. Рус кызлары, немец телен кайдан беләсез, дип, бик аптырадылар. Мәктәптә өйрәндек диеп алдашырга туры килде. Бу ярдәмебез бушка булмады. Ул абый, җаен табып, безне иттән дә, аш шулпасыннан да өзмәде…

Бу авылда немецлар 8-9 ай чамасы торды. Туган якларга, авылга кайтулар булмас, ахры, дип йөргәндә, шатлык елмайды. Шулай иртә белән йоклап ятканда берәүнең “торыгыз, торыгыз, безнең совет солдатлары авылда” дигән тавышына уянып киттек. Әй, сөенгәнебезне белсәгез! Бөтен кеше урамда иде инде. Солдатларны каршы алдык. Араларында хатын-кызлар да күп. Яшькелт төстәге киемнәре хәзер дә күз алдымда тора. Аякларында итек дигәннең “и” хәрефе дә калмаган, табаннары купкан… Хәрбиләр авылда бераз гына хәл алды. Безнең янга килеп, хәлләребезне сораштылар. Шунда бер солдат, минем татар телендә сөйләшкәнне ишетеп: “Моннан 30 чакрымда татар авылы бар, сез шунда барырга тырышыгыз”, – диде.

Алты татар кызы шул авылны эзләп чыгып киттек. Барып таптык. Идарәдә Мәмәт исемле бер абый эшли иде. Ул безне төрле гаиләләргә урнаштырды. Сеңлем бер остабикә өенә эләкте, аның өчен күңелем тыныч булды.

Ә үзем ирле-хатынлы бер гаиләдә яши башладым. Ләкин алар бик усал булып чыктылар. Ул елларда авылларда бүреләр күп иде. Авыл мичләре утын белән ягыла. Мине берүземне генә урманнан утын кисеп алып кайтырга җибәрәләр. Үзем куркам, ләкин иртә таңнан гаиләне уятмый гына, алар торганчы утын кисеп кайтып, мичкә ягып җибәрәм. Беркөнне урманнан кайтуыма каршымда Мәмәт абый басып тора. Бик ачуланып, өйгә кереп китте. Хуҗалар йоклап ята иде, аларны бик каты орышып, хәтта идарәгә чакыртып, штрафлар да салдырганын хәтерлим. Шуннан соң мине улы белән генә яшәүче бер апага керттеләр. Озак та үтмәде, улы Якубны армиягә алдылар. Без хуҗа апа белән матур гына икәү яши башладык. Беркөнне туганы безгә кунакка килде. Бу кызың бик уңган, Якуб армиядән кайтсын да, өйләндерерсез димәсенме? Мине ток суккандай булды, авылга кайтырга кирәк дигән уй тагын бәреп чыкты. 1945 елның март айларында сеңлемне алдым да, безгә Кукмара, Чистай кызлары да иярде, туган якка кайтырга чыктык. Аякта ботинка, салкыннан аяклар өшеде, өстә әтидән калган пальто, җитмәсә, тәнне бет ашый. Билет юк, подножкада кайтабыз. 15 көнләп юлда булдык. Җиде кешедән бары икебез генә туган авылыбызга әйләнеп кайттык.

Кияүгә чыгып, Финляндиягә бармый калган олы апабыз авылда гаиләсе белән яши иде. Без сеңлем белән шуларга кайттык. Апа безне мунча кертте, чистартты. Авылда туган йортыбыз буш иде, шунда күчтек. Ләкин ул бик зур булу сәбәпле, аны сатып, кечкенәрәк өй алдык. Сеңлем белән бергә яшәдек. Мин тавык фермасына эшкә урнаштым. Бер елга торфка барып, аннан киенеп тә кайттым. Паспорт алу теләге белән авыл советына бардым. Ул вакытта паспорт бирми тилмертәләр иде. Анда, башта армиядә, аннан сугышта сигез ел йөреп, яңа гына кайткан Ярхәм исемле егет эшли иде. Миңа күзе төшкән булган, ахрысы, паспорт бирмәде. Шулай итеп, бераз сөйләшеп йөргәннән соң, 1948 елның март аенда Ярхәмгә кияүгә чыктым. Матур яшәдек, сигез бала таптым. Бүгенге көндә 4се исән сау. 3 кыз, 1 малай. Төрлесе төрле якларга таралышып беттеләр – Кырым-Ялтада, Ленинградта, Чаллыда, улым Яшел Үзәндә яши. Гомер буе авылда кырчылык бригадасында эшләдем. Чөгендер эшкәрттек, бәрәңге алдык, урак урдык – эшләмәгән эш калмады.  Ирем 89 яшендә үлеп китте. Бик ипле кеше иде. 82 яшемә кадәр хуҗалыгыбызда сыер асрадык. Бәрәңгенең кабыгын да әрәм итмәдем. Хәзер инде кыш көне Чаллыда кызым белән киявем Илгизләрдә яшим. Ә җәй туган авылым Акъегеткә кайтам…

…Быел җәй, 10 июньдә, Вафирә Вәлитовага 95 яшь тулды. Сеңлесе Сабира да исән-сау. “Без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын. Илләр тыныч, тамакларыбыз тук, өсләребез барлыкта яшәргә язсын иде”, – диеп дога кыла ул.

Роза ХӘМИДУЛЛИНА, Чаллы


7 фикер

  1. Нинди авырлыклар куреп исэн имин калганнар.Туган якларына кайтып житеп матур тормыш корганнар без гаилэбез белэн баш иябез!!!?

    1. И ул галэмэтлэрне безгэ курергэ язмасын .Иллэр тыныч булып исэн сау яшэргэ язсын .
      Тузгэннэр бит инде узлэренэ дэ тынычлыкта яшэргэ язсын .

  2. Безнен татар халкы ни генэ курмэгэн! Сезнен тормыш- узе бер таких. Саулык- тазалыкСезгэ, Вафирэ эби! Балаларыгыз хэм оныкларыгыз Сезнен белэн горурлана алалар!

  3. Безнен татар халкы ни генэ курмэгэн! Сезнен тормыш- узе бер таких. Саулык- тазалыкСезгэ, Вафирэ эби! Балаларыгыз хэм оныкларыгыз Сезнен белэн горурлана алалар!

  4. Бала чакларын сугыш урлаган блаларга, телим тыныч катлык, исэнлек. Якыннарыгызнын жылылыгында тоеп яшэгез.
    Сез кургэнне безгэ курергэ язмасн.
    Тынычлык та яшэргэ язсын.

  5. Эй эдям баласысын язмышлары,нэрсяляр курмягянняр,куз алдына китерергя кыен.Ярар яхшы булган тормыш иптяше,тигещ яшягянняр,тазалык сезгя !

Җавап Отменить ответ