Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә хокук бозу очраклары да булган

Тавыш бирү тыныч бара. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең агымдагы нәтиҗәләрен яңгыратты.

– 29 июньгә Татарстанда 1 487 200 кеше тавыш бирүдә катнашкан. Халыкның 50,50 проценты тавыш биреп өлгергән дигән сүз. Республикада барлыгы 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия, – диде Андрей Кондратьев.
Быелгы тавыш бирү яңалыклар алып килде. Өйгә чакыртып тавыш бирү яисә өй алдындагы махсус пунктларда гражданлык бурычын үтәргә мөмкин иде. Андрей Кондратьев әйтүенчә, республикада 175 677 кеше өйдән чыкмый гына тавыш биргән. «Сайлау комиссиясе әгъзалары участокка килә алмаганнарның өенә бара. Участок комиссияләре гражданнардан өйдә тавыш бирү турында гаризаларны 1 июльнең 17.00 сәгатькә кадәр кабул итә», – диде ул һәм өйдә тавыш бирүнең контактсыз узуын искәртте. Комиссия әгъзалары өйгә үк узмый. Дистанция, саклану таләпләре үтәлә.
Ачык һавада, шул исәптән автобусларда, чатырларда, ишегалларында барлыгы 111 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Мондый пунктлар 30 июньнән эшен туктата.
Туй үпкәсез булмагандай, тавыш бирүдә дә хокук бозу очраклары, ялган мәгълүмат тарату да юк түгел. Андрей Кондратьев сүзләренчә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә хокук бозулар турында 11 хәбәр кабул ителгән. Шуның берсе генә расланган. «Закон һәм участок комиссиясе карары нигезендә чарасын күрдек», – диде ул.
Үзәк сайлау комиссиясе барлык мөрәҗәгатьләргә дә оператив җавап бирә. Кондратьев бер мисал да китерде. Күптән түгел бер мәгълүмат чарасы вәкиле тавыш бирү участогына кертмиләр, хокукларны бозалар, дип зарланган. «Россия Үзәк сайлау комиссиясе оештырган чарада «туры эфир» аша зарланучыны, участок комиссиясе рәисе, «Чиста сайлау өчен» корпусы күзәтүчесен тыңладылар», – диде ул. Нәтиҗә буларак хокук бозу очрагының дөреслеккә туры килмәвен раслаганнар.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, ял көннәрендә участокларда 7 меңнән артык күзәтүче эшләгән. Татарстанда аларның саны – 20 меңнән артык.
– Күзәтүчеләрнең актив булулары куандыра. Алар көнне уздыру өчен дип кенә участокта утырмый, ә барлык процедураларда да катнаша, – дип соклануын белдерде ул.
Битлек, пирчәткә, авторучка, тән температурасын үлчәү – халык тавыш бирүдә үзенә ни тиеш икәнен яхшы белә. Күпләр үзләре дә әзерләнеп килә. Әмма тавыш бирүчеләрне болар белән тәэмин итәрлек запас бар. «Тавыш бирергә килүчеләр ручканы алып китәргәме, юкмы дип тә сорыйлар әле», – дип шаяртты ул.
Көненә 200шәр шалтырату кабул итәләр. Халык, гадәттә, нинди участокка барырга, аны ничек табарга дигәнрәк сораулар белән мөрәҗәгать итә икән.
Казаннан Гөлнара Рәхимова да ялларда Конституциягә бәйле тавыш бирүдә катнашкан. «Һәркем үзенең фикерен – хуплыймы ул, юкмы – белдерергә тиеш. Без барысы өчен дә үзебез җаваплы. Россия – күпмилләтле дәүләт. Барыбызга да тыныч, дус яшәр өчен, һәркайсыбыз нинди Конституция күрергә телибез, шуны хәл итәргә тиеш дип саныйм», – дип фикерен белдерде ул.

 

Александр Малькевич, Иҗтимагый палата эш төркеме әгъзасы, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты:
– Татарстанда тавыш бирү югары дәрәҗәдә үтә дип ишеткән идем. Менә шуны тикшереп карарга булдым. Чыннан да, шулай икән. Монда сайлау участокларында дезинфекцияләү бер генә минутка да туктатылмый. Тавыш бирү куркынычсыз шартларда оештырыла. Башка төбәкләрдә күрмәгән нәрсәләргә дә юлыктым. Сездә хәтта дезинфекцияләүче келәмнәргә кадәр бар.


Фикер өстәү