«Бүген Татарстан илнең көчле төбәкләре белән генә түгел, бәлки Мәскәү белән дә уңышлы көндәшлек итеп килә»

Марат Бәширов, «Бизнес һәм дәүләтнең үзара элемтәләре буенча белгечләрнең илкүләм лигасы» (GR-лига) коммерциясез партнерлыгы президенты:

– Президент үзенең чыгышын, бюджет нигезе – республиканың нефть-газ комплексы, дип башлаудан кыенсынмады. Гәрчә, минемчә, безгә чимал икътисадыннан баш тартырга кирәк, дигән ялган фикер яшәп килсә дә. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, IT-секторны үстерүгә басым ясавы да бик мөһим. Киләчәктә Татарстан икътисады нәкъ менә шушы ике төп нигезгә – җир асты байлыкларыннан җаваплы файдалануга һәм югары технологияләргә корылачак. Чыгышның кешеләрне кайгыртуга кагылышлы өлеше илнең Төп законына төзәтмәләр кабул ителү очрагында, Конституциядә билгеләнәчәк нормалар белән чагыша. Димәк, Татарстанда әлеге нормалар законга салынып кына калмый, бәлки социаль программалар һәм проектларны федераль бюджеттан турыдан-туры финанслау рәвешендә акча белән дә тәэмин ителә.

Алексей Куртов, Россия Сәяси консультантлар ассоциациясе президенты:
– Татарстан Президенты кешеләр турында кайгыртуны алгы планга чыгара. Бүген кешеләрне борчыган төп сораулар: «Алга таба ничегрәк яшәрбез? Сәламәтлек саклау системасы ничек эшләячәк? «Балаларым кайда укыячак?» һ.б. Ягъни халыкның төп борчулары социаль яссылыкка күчте. Татарстанда тамак кайгысы инде күптәннән юк – кешеләргә үзләренең үсешен, сәламәтлеген, гаиләсен кайгырту мөмкинлекләре мөһим.

Михаил Виноградов, «Петербург сәясәте» фонды президенты:
– Рөстәм Миңнеханов тезислары – яхшы киләчәккә өмет-ышанычлар һәм җәмгыятьтәге билгеле бер борчылу шартларында баланс ул. Бүген Татарстан илнең көчле төбәкләре белән генә түгел, бәлки Мәскәү белән дә уңышлы көндәшлек итеп килә. Шуңа күрә Рөстәм Миңнехановның туган республика өчен горурлык хисләре кичерүне күздә тотуын да, бик дөрес, дип бәялим. Чыгышыннан күренгәнчә, республика халкының тормышын яхшырту Рөстәм Миңнеханов өчен, чыннан да, бик мөһим.


Фикер өстәү