Мәктәп кенә түгел… космос!

«Царево утары»ндагы яңа мәктәпне  космик корабльгә тиңләделәр. Аңлашыла ки, бу сүзләр лицейның техник яктан җиһазлануы хакында сөйләшкәндә әйтелде. Ә гомумән алганда… чып-чын җир мәктәбе булырга охшап тора әле ул.  

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка  ашыру кысасында  төзелгән  күп профильле лицей базасында,  Россиядә беренчеләрдән булып, «Балалар агробиологик станциясе» дип аталган өстәмә уку бүлеге ачуны күздә тоталар. Бу инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплар һәм ярдәм итәр дип өметләнәләр. Әлеге бүлек  һөнәргә өйрәтү буенча мәгариф эшчәнлегендә,  класстан тыш дәресләр вакытында, укучылар һәм педагогларга  фәнни-тикшеренү эшләрендә, хезмәт, экология һәм башка профильле лагерьлар өчен тәҗрибә базасы булып хезмәт итәр дип планлаштыралар. Кыскасы, монда WorldSkills стандартларына нигезләнеп, авыл хуҗалыгы тармагы  буенча АgroSkills  һөнәр осталары шөгыльләнәчәк.

Лицей директоры Ревгат Тибаев әйткәнчә,  лицейда белем алган балалар  ипинең агачта үсмәгәнен беләчәк  тә беләчәк инде. Яшелчә, җиләк-җимешне  үз куллары белән үстерсәләр, тагын да  тәмлерәк тоелыр, файдалырак та булыр. Бу мәктәптә эшләргә генә кирәк булачак икән дигән фикер уянмасын тагын. Хәер, анысы да кирәк. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш, дип юкка гына язылмаган.  Питрәч районындагы бу уку йортына тиңнәр, булса да,  Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә генә бар, дип ышандырдылар безне. Ә район җирлекләрендә бу беренчесе икән әле. «Без бик бәхетле, – диде Питрәч районы башкарма комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. – Районыбыз, гомумән, республикабыз өчен күпме белгечләр әзерләргә мөмкинлек ачыла.  Яңа лицей 1224 урынга исәпләнгән. Өч  катлы  бинаның гомуми мәйданы – 24,6 мең кв м».

Бүгенгә монда төзелеш эшләренең 90 проценты тәмамланган иде. «Хәзер инженер-техник  челтәрләрне  урнаштыру,  эчке эшләр һәм территорияне төзекләндерү   бара»,  – диде   «Главинвестстрой»  дәүләт казна учреждениесе  директоры урынбасары Станислав Шырыбыров.  Безгә  балаларны кабул итәргә әзер сыйныф бүлмәләрен дә күрергә насыйп булды.  Тиздән  монда һәр фәннең   проект буенча каралган, заманча җиһазланган    үз кабинетлары пәйда булачак.  Бу исемлектә малайлар һәм кызлар өчен аерым хезмәт кабинетлары, компьютер класслары, китапханә, медицина кабинеты да бар. Татар теле һәм  башка чит телләр  өйрәтелүче сыйныф бүлмәләре дә  милли рухта  бизәләчәк.

Гадәттә, уку елының берсе тәмамланырга өлгерми, без икенчесенә әзерләнә башлыйбыз. Мәктәп тә  өлгерер. Ә менә  балаларны – укырга, укытучыларны эшкә кабул итү мәсьәләсе ничегрәк икән? Бернинди проблема да булмас,  дип әйттеләр безгә. Бүгенгә 375 гариза кабул иткәннәр  инде. План буенча  биш беренче сыйныф каралса, быелга алтыны җыярга исәпләре. Тирә-күрше авыллардан да килергә теләүчеләр бар.  Бистәдә йортларның күп санда  төзелүен исәпкә алганда, балалар саны  ике елда тулы комплект булыр дип уйлыйлар. Укытучыларга килгәндә исә, көтмәгәндә бистәдә  укытучыларның шактый күп яшәүләре һәм  яңа лицейда белем бирергә теләүләре ачыкланган.  «Конкурс нигезендә алачакбыз», – диде бу җәһәттән лицей директоры.  Укытучыларның иң-иңнәре кирәк, чөнки монда лицейлар  өчен булган белем бирү программасын тормышка ашырырга җыеналар.  Заманча җиһазлар, методик әдәбият, зур тизлекле интернет   моны эшләргә җирлек бирә. Мөмкинлектән чыгып, профильле укыту да кертеләчәк.  Балалар киләчәккә һөнәрләрен лицейдан ук сайлап китәрләр дип күздә тотыла.

 

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү