Татарстанда Сабантуй бәйрәмен авылларда үткәрергә рөхсәт итәчәкләр

Авылларда Сабан туе узачак.

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

Аның сүзләренә караганда, һәр районда булган Роспотребнадзор белгечләре белән килештереп, бәйрәмне авылларда уздырырга мөмкин булачак.

Шәһәрләрдә исә массакүләм чаралар булмаячак дип искәртте ул.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру турында Указга кул куйды. Быел бәйрәмнең датасы итеп шимбә, 2020 елның 4 июле сайланды.


Фикер өстәү