Нинди чәй файдалы?

Ромашка

Иммунитетны арттыра, салкын тигəндə, эч авыртканда кулланыла һәм тынычландыра.

Мелисса

Нерв системасы какшаганда, йоклый алмаганда ,тынычландыру өчен эчəргə кирəк.

Имбир

Иммунитетны ныгыта, кан йөрешен, хəтерне яхшырта, ябыгу өчен әйбәт.

Бөтнек
Тынычландыру өчен кулланыла.

Юкə чəчəге

Йөткергəннəн,организмнан начар матдəлəрне чыгарырга булыша. Тынычландыра.

Кычыткан

Канны чистарта, бавыр авыртканда эчəлəр.

Чамбыр (чабрец)

Тамак авыртудан, баш авыртудан кулланыла.

Үләннәр файдасы

Кычыткан яфраклары төнәтмәсен кан сыек булганда, гастритны дәвалаганда, эчке органнар канаганда кулланалар.

Әрекмән тамыры бөердәге ташларны кудыру, диабет, экзема, буын авырулары, геморройдан файдалы. Шулай ук ул бронхиаль астма, дерматит, кычынуны бетерә, бөҗәк тешләгән урынны, бетчә, яраларны төзәтә.

Бака яфрагы – табигый антисептик. Аны яраларга ябалар, ул канны туктата, авыртуны баса.

Үги ана яфрагы – салкын тиюгә каршы иң үтемле чара.

Песи үләне (валериана) тынычландыра, йокысызлыктан коткара.

Турак уты (толокнянка) бәвел кудыру үзлегенә ия. Ул организмнан артык сыеклыкны чыгара, шулай итеп, шешенүдән саклый. Бөер авыруларын кисәтә.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү