Акча санаганны ярата

СOVID-19 төртеп еккан икътисад россиялеләрнең кесәләрендә киң чагылыш таба башлаган. Аңлашыла инде: акча янчыкларының һәм кесәләрнең уртача калынлыгы юкара башлаган.

Үзизоляциядән чыгу да, Хөкүмәтнең эшсезлек өчен пособиене арттыруы, балалы гаиләләргә ярыйсы гына акча тамызуы да акча янчыгының хәлен бик әллә ни яхшыртмаган. Май аенда «ирекле акча» күләме апрельдәгегә караганда 6,3 процентка, еллык уртача күләм белән чагыштырганда 39,4 процентка кимегән. Бу хакта «Ромир» холдингы үзенең тикшеренүләренә нигезләнеп хәбәр итә.

«Ирекле акча» дип икътисадчылар ашау-эчүгә, торак-коммуналь хуҗалыкка түләүгә, транспорт һәм элемтә чыгымнарын каплауга тотылганнан соң кесәдә калган акчага әйтәләр. Мондый артык акчаны кемнәрдер саклауга куя, кемнәрдер кредит түләүгә тота, башкалар кыйммәтле товарлар сатып ала, белем алуга, сәламәтлек саклауга исраф итә. 2020 елның маенда, «Ромир» исәпләвенчә, шундый артык акчаның уртача күләме 17 мең 700 сум тәшкил итә икән. Хезмәт хакы 17 мең сумга да тулмаганнар егылып китмәсен, сүз уртача акча турында бара. Берәүләрнең кесәсендә «ирекле акча» йөз меңне тәшкил итәргә, икенчеләр тормыш алып бару өчен әҗәткә керергә мөмкин. Әмма уртача исәпләгәч, һәр кесәгә югарыда игълан ителгән суммада акча тия икән. Бөтен мәҗбүри чыгымнардан соң 17 мең сум акчаң калса ярар иде әле ул. Моны без байлыкка санар идек. Тик «Ромир» «ирекле акча»ның мондый аз күләме күзәтүләр алып барылган елларда беренче тапкыр дип раслый. 2019 елда аның уртача суммасы 29 мең 200 сум булган, 2018дә – 24 мең 900 сум, 2017дә 20 мең 900 сум тәшкил иткән. Кыскасы, пандемиягә кадәр яшәп караганнар кайберәүләр.

Буш кесәләр кризисы майда чикләүләр алына башлагач, икътисадның җанлануы күзәтелгәндә кискенләшкән. Россия статистикасы әлегә апрель саннарын гына чагылдыра. Ул саннарга ышансак, хезмәт хакы 1 процентка үскән дә әле. Әмма инфляцияне исәпкә алгач, реаль керемнәр 2 процентка түбәнәйгән. Югары икътисад мәктәбе белгечләре исә кеше кесәсендәге акчаны башкачарак исәпли. Икенче кварталда россиялеләрнең реаль керемнәре 21,8 процентка кимеде дип белдерәләр. 2008 елгы кризиста реаль керемнәр 10,7 процентка, 2015-2016 еллар мәтәлчегендә 9,5 процентка  кимегән булган.

Икътисади үсеш министрлыгы ел ахырына халыкның югалтулары 3,8 процент булыр дип санаса, Югары икътисад мәктәбендә кимү темпы ике урынлы саннар белән исәпләнер дип фаразлыйлар. Реаль керемнәр күләме белән без 2008 елгы дәрәҗәгә кайтып төшәрбез, диләр алар.

Кесәдәге артык акча күләме базарның хәлен күзалларга да булыша. Акча бар икән, җитештерү һәм сәүдә дә бар. Киресенчә булганда, безне рецессия көтә. Россия Хөкүмәтендә быел илдә җиңел автомобильләр җитештерү 15 процентка кимер дип исәплиләр. Бер кимү икенчесен тартып китерә: җитештерү кимү эшсезлеккә ишек ача, эшсезлек арту реаль керемнәрне түбәнәйтә. Чылбыр реакциясе күзәтелә, кыскасы.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү