Бушлай азык-төлек таратуның соңгы этабы башланды

«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте кысасында азык-төлек тупланмаларын тарату эшенең дүртенче – соңгы этабы башланып китте. Азык-төлек тупланмаларын 5 июльгә кадәр таратып бетерәчәкләр. Баулы, Сарман, Кама Тамагы, Чүпрәле районы шушы көннәрдә ярдәмне кабул итеп алган инде. Гомумән алганда, мохтаҗларга барлыгы 157 256 азык-төлек җыелмасы өләшкәннәр. Азык-төлек җыелмаларын алучыларның исемлеге Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән иде. Барлыгы авыр хәлдә калган 55 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән. Шуларның 16 меңе – ялгыз пенсионерлар, 23 меңе – җан башына керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләдә тәрбияләнүче 8 яшьтән зуррак балалар. Азык-төлек тупланмасын пандемия аркасында зыян күргән, ата-аналары шәхси эшмәкәр яисә үзмәшгуль булып теркәлгән балаларга да (9 мең) бирәчәкләр. Хәйрия акциясендә актив катнашучылар рәтендә – предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр.


Фикер өстәү